«Әнвәр Хәйри укулары» финалистлары билгеле! ← кире кайтырга
Конференциянең II этабына сайлап алынган иң яхшы фәнни эшләр конференциянең эспертлар составы каршында эшне тәкъдим итү этабында катнаша. Ул 30 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә «Фәнсар» уку-укыту үзәгендә узачак.
2016 елдан башлап, «Сәләт» Татарстан Республикасының яшьләр иҗтимагый фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге Дәүләт учреждениесе ярдәме белән, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институты, Алексеевск муниципаль районы администрациясе катнашында «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясен оештыра.
Конференциянең программасы үз эченә киләсе темаларны ала:
-
«Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк»;
-
«Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы» (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр);
-
«Әнвәр Хәйри мирасы»;
-
«Мин яратам сине, туган җирем» (мәктәп тарихы, авыл тарихы, урам тарихы һ.б.);
-
«Гаиләм тарихы» (шәҗәрә, гаилә белән бәйле булган истәлекләр);
-
Әнвәр Хайринең «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар.
Конференция эше 2 секция буенча оештырылган:
1. фәнни-гамәли секция:
- проблемалы-тикшеренү;
- проблемалы-рефератив;
- проблемалы-эзләү эшләре.
- видеоролик (интервью, репортаж, видеоклип);
- үзең иҗат иткән шигырь;
- эссе.