Василь Шайхразиев: "Вы-наша надежда на светлое будущее"

Василь Шайхразиев: "Вы-наша надежда на светлое будущее" 20.03.2024

Ачыклык кертәбез, Сары футболканы - сәлкеш, зәңгәрне - әйдаман, кызылны - башҗитәк кия. “Сәләт”  2023 елның эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. “Сәләт” тормышына үз өлешен керткән актив яшьләрне һәм талантлы балаларны бүләкләделәр.

“Сәмрух” премиясе 9 нчы тапкыр уздырыла. Аның алыштыргысыз алып баручылары -  “Сәләт-Азнакай”дан Рамил Шәрәфиев һәм “Сәләт-Биләр Каласы”ннан Гөлназ Сәфәрова.

Һәр җиңүчегә, гадәттәгечә, “Сәмрух” сыны, диплом партнерлардан затлы бүләкләр һәм акчалата премия бирелде. Оештыручылар акчаны махсус платформа ярдәмендә җыйганнар. Һәркем бүләккә үз өлешен кертә алган. Күмәк көч белән быел 664 мең сум җыелган.
Җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунаклар да килгән иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев балаларга республика җитәкчелегеннән кайнар сәламнәрне җиткерде.
- Мәркәзебезнең үзәгендә татар милләтенең киләчәге җыелган. “Сәләт”кә быел 30 яшь тула, тагын 30 елдан соң да монда очрашырга язсын. Без балаларны “Сәләт”кә җыеп аларның күңелендә милли рухны үстерү өстендә эшлибез. “Сәләт”тән үсеп чыккан лаеклы җитәкчеләребез дә бар, чөнки әлеге платформа безгә алга барырга, яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирә. Якты киләчәгебезгә өметебез сез! - диде ул.

1 алан һәм 65 баладан башланган “Сәләт” ел саен яшьләрнең җыелу, аралашу мохитенә әверелә. Форумнарда гына да 25 меңгә якын бала ял итә. Билгеле, сәлкешләрне бәхетле итү өчен зур команда көч куя. 

9 ел дәвамында әлеге премиядә 800 дән артык кеше катнашкан. Быел 18 номинациядә 32 җиңүче исемнәре ачыкланды. “Ел әйдаманы” исеменә “Сәләт-Раушан” аланыннан Илзия Нәҗипова лаек булды.

- Әлеге номинация башкалардан аерылып тора. Әйдаманнар 5 көн дәвамында 20дән артык сынау узды. Финалга 60 әйдаманнан 6 гына кеше чыкты. 4 сәгать буе бирәмнәрне үтәп, көчебезне сынадык. “Әйдаманнар ярышы”нда узган елны да катнаштым. Сынаулар бик авыр булгач: “Бу җиргә кире кайтмыйм”, - дигән идем. Быел да көчемне сынап карадым әле. Финалга узуыма бик шатландым. Җиңүченең исемен әйткән мизгелләрдә дә башкалар өчен кул чабарга әзер тора идем. Минем исемне атадылар! Мизгел эчендә төрле хисләр кичердем, шатлыктан күзләрем яшьләнде. Әти-әниләргә, якыннарыма, дусларыма, аланыма чиксез рәхмәт әйтәм. Премиядә катнашкан һәркем - җиңүче, - дип әйтте Илзия Нәҗипова.

Быел «Сәмрух» ел премиясенә 3 махсус номинация кертелде. Җиңүчеләр исемлегенә «Ел клуб укытучысы», «Ел клуб кураторы» һәм «Сәләт классы» да өстәлде. Сүз уңаеннан, “Сәләт” клублары Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Самара өлкәсендә эшчәнлекләрен алып бара. Ә “Адымнар” мәктәпләрендә 25 “Сәләт” сыйныфы булдырылган. Республикада үсеш өчен менә дигән мөмкинлекләр бар. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та әйтеп үтте.

- Сез бик бәхетле буын, шәхес буларак үсешегез өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Сәләт - ул тарих, бу тарихны үстерик, саклыйк, ныгытыйк, - диде ул.
Кичәне Илгиз Шәйхразиев, “ZAKARIA” төркеме, Йолдыз Миңнуллина һәм Нүрбәк Батулла чыгышлары бизәде. 

IХ «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре:
«Ел сәлкеше» - Сәет Сруров
«Ел әйдаманы» - Илзия Нәҗипова
«Ел кулдашлары» - Әлфир Зиннатуллин һәм Эльвина Гатиятуллина «Сәләт — Акбүре»
«Ел өлкән әйдаманы» - Эльина Сәхәбиева
«Ел методисты» - Рөстәм Фатыхов
«Ел директоры» - Ризванова Камилә
«Ел аланы» - «Сәләт — Тел»
«Ел клубы» - «Сәләт — Саба» клубы
«Сәләт җырлый» - «Тоям» - «Сәләт — Җисем» аланы җыры
«Форум башҗитәге» - Ретина Зәрәфетдинова
«Ел остазлары» - Рәмис Аймәт, Зөфәр Шакиров
«Ел партнерлары» - Чувашия Республикасының Батыр муниципаль округы хакимияте, Казан шәһәре Яңа Савин районының «107нче гимназия «Ачыш» гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе, ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты
«Без рәхмәтле» - Илсур Сафьянов, Римма Ибраһимова, Лениза Ризванова
«Бер дулкында» - «Яшьләр дипломатиясе академиясе» яшьләр оешмасы
«Сәләт стипендиясе» - Камилә Галиева, Алмаз Нигъмәтҗанов, Зилә Фәрхиева
«Ел клуб укытучылары» - Ләйсән Салихова «Сәләт — Адымнар Алабуга» клубы, Рушания Моратшина «Сәләт — Аксубай» клубы, Динә Садриева «Сәләт — Яшел Үзән» клубы
«Сәләт классы» - «Адымнар - Түбән Кама» 2 «Б» сыйныфы

 

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/vasil-saixraziev-iakty-kilacagebezga-ometebez-sez


Исемлеккә күчү