В Билярске стартовала последняя смена «Сәләт»

1 28.08.2022 Биләр-тарихи археологик музей-тыюлыгы территориясендә “Сәләт” – Лидерлык Биләр Форумы” XI Халыкара яшьләр форумының соңгы – 6 нчы сменасын ачу тантанасы булды. Тантанада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппараты департаменты башлыгы Дмитрий Соловьев катнашты. Бирегә беренче тапкыр килүем. Сезгә эчкерсез көнләшәм – сез искиткеч матур урында! Кешеләрне камилләштерергә, яңа дуслар табарга, милли традицияләрне сакларга ярдәм итә торган урын бу. Форум көннәренең хәтерегездә мәңгегә уелып калачагына ышанам”, – дип басым ясап әйтте ул. Сәләтнең соңгы сменасы Татарстан мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте белән берлектә оештырылган. Форумда илнең 12 төбәгеннән меңнән артыграк активист бала катнаша. Соңгы сменада кунакларны, SMMнан алып, актерлык һөнәренә кадәр, төрле өлкә белгечләре һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре мастер-класслар уздырачак. Мавыктыргыч укыту-өйрәтү программалары балаларга һөнәр сайлауга, тормыш кыйммәтләрен аңлауга ярдәм итәчәк. “Сәләт”нең Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектәге уртак сменасы инде бишенче ел рәттән уздырыла. Смена барышында “Җанлы Сәләт” туры эфирлар студиясе дә үз эшен дәвам иттерәчәк. Тапшырулар “Сәләт”нең “ВКонтакте” һәм “YouTube” челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында алып барылачак. Тулырак: https://vatantat.ru/2022/08/88924/

Исемлеккә күчү