SeletStore

SeletStore – «Сәләт» хәрәкәтенең йөзен, имиджын, кабатланмас өслүбен булдыру, аны бренд буларак таныту белән шөгыльләнә торган проект. 

SeletStore маркасы 2013-нче елның 1-нче декабрендә булдырылган иде. Шул вакыттан бирле проект эшләп килә һәм Сәләт хәрәкәтендә булуын ассызыкларга теләгән яшьләрнең ихтыяҗын кәнәгатьләндерә. Һәр сезон саен марка ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен кием-салым җитештерә. Команда киемнәрнең сыйфаты, уңайлы хезмәт күрсәтү системасы, китереп бирү өстендә эшли. 

Республикакүләм сәләтле балалар һәм талантлы яшьләр «Сәмрух 2015» премиясендә SeletStore махсус бүләккә ия булды.

Проектның сайты/паблигы

www.seletstore.ru

https://vk.com/seletstore

https://www.instagram.com/seletstore

Җитәкчелек