«Сәләт-Адымнар» сыйныфлары

«Сәләт-Адымнар» сыйныфлары – татар этномәдәни киңлегендә иркен аралаша һәм теләсә нинди фәнни-гамәли өлкәдә һөнәри эшчәнлек алып бару өчен татар, рус һәм инглиз телләрендә белем алырга сәләтле укучының гармонияле үсешен тәэмин итә торган белем бирү киңлеге булдыру өчен ДАМУ «Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» Полилингваль комплексы һәм «Сәләт» берләшмәсе тырышлыкларының берләшүе.

Максат - «Сәләт» берләшмәсе һәм ДАМУ «Адымнар» потенциалын берләштерү юлы белән татар этномәдәни киңлегендә ирекле аралашырга һәм теләсә кайсы фәнни-гамәли өлкәдә һөнәри эшчәнлек өчен татар, рус һәм инглиз телләрендә белем алырга сәләтле укучының гармонияле үстерүне тәэмин итүче белем бирү киңлеген булдыру.

Бурычлар:

          1. Мәгариф процессында катнашучылар өчен дус булган бердәм социаль-мәдәни белем бирү мохитен булдыру.

          2. Балаларның уку предметларын татар, рус һәм инглиз телләрендә үзләштерү һәм ирекле аралашу өчен кирәкле дәрәҗәдә куллану, өйрәнергә этәрүче мохит булдыру өчен «Сәләт» берләшмәсе тәҗрибәсен һәм потенциалын куллану.

          3. Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең күпмилләтле халкының гомумдәүләт, этномәдәни ихтыяҗларын исәпкә алып, кирәкле фәнни-гамәли һәм гуманитар белемнәрен һәм кыйммәтләрен үзләштергән укучының һәрьяклы гармонияле үстерүгә булышлык итү.

Проектны гамәлгә ашыру ДАМУ «Адымнар-Казан «полилингваль белем бирү комплексы», «Сәләт» Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет учреждениесе җаваплылыгында.



Җитәкчелек