Әйдаманнар мәктәбе

Әйдаманнар мәктәбе  – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен  команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны үз өстенә ала. Ел дәвамында әйдаманнар төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру.

Проектның максаты – Сәләтнең җәйге сменаларына команда туплау.

Әлеге мәктәп түбәндәге мәсьәләләрне чишә: Сәләтнең һәр җәйге сменасына команда туплау, студентларга Сәләт мохитендә уңайлы шартлар тудыру. Ел ахырында Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы» бәйгесе уздырылып иң яхшылары билгеләнә.

Проект беренче тапкыр 2002-нче елда тормышка ашырыла.  Анда Казанның уку йортларыннан 55 студент катнаша. Бүгенге көндә бу мәктәпне 1500 студент тәмамлады.

Әйдаманнар мәктәбе сигез этапта үткәрелә: 

1 этап - читтән торып сайлап алу, әңгәмәләр; 

2 этап - Сәләт йортында онлайн һәм оффлайн дәресләр (Островский ур., 23 й.); 

3 этап - онлайн тест узу; 

4 этап - күчмә мәктәптә катнашу өчен әңгәмә; 

5 этап - күчмә мәктәпне узу; 

6 этап - мәктәп имтиханнарын тапшыру; 

7 этап - җитәкчеләр белән әңгәмә; 

8 этап - «Сәләт» яшьләр үзәге ДБУ директоры белән әңгәмә.

Тулырак мәгълүмат нигезләмәдә.

Гаризаны монда тутырып була.

Җитәкчелек