Ватандашлар өчен «Тулпар» конкурсы кире кайтырга

Конкурс для соотечественников «Тулпар»

«Тулпар» конкурсының гаризалар бирү кампаниясенә старт бирелде.

«Тулпар» конкурсы – якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче ватандашларга Сәләтнең 2018 ел җәйге сменаларында катнашу өчен грант алу мөмкинлеге.

Әлеге бәйге Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт, мәгариф һәм фән Министрлыклары, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов йөкләмәсе һәм ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла.

«Тулпар»ның иң төп максатларының берсе – якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче ватандашларны, сәләтле балаларны һәм яшьләрне Сәләтнең белем бирү мохитенә җәлеп итү.

Биредә барлык балалар өчен сыйфатлы ял, милли гореф-гадәтләр, татар телен өйрәнү мохите, алар Татарстан Республикасында катнаша ала торган проектлар белән танышу каралган.

Конкурс берничә этапта үткәрелә.

Беренче этап – «Читтән торып. Сайлап алу этабы»: конкурста катнашу өчен гаризалар безнең сайтта кабул ителә  (сылтама)   һәм видео төшерү дә таләп ителә (ул 2 минуттан да артык булмаска тиеш). Әлеге видеоязманы seletvatandashlar@gmail.com электрон почтага 2018-нче елның 15-нче апрельга кадәр җибәрергә кирәк.

Икенче этап – «Төп этап. Сайлап алу этабы»: 1-нче этапны узган катнашучылар белән онлайн-әңгәмә. Әлеге этап 2018-нче елның 15-20-нче апрель көннәрендә узачак.

Конкурс нәтиҗәләре апрель ахырында билегеле булачак.

«Тулпар»ның катнашучылары – бәйге барган вакытта якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче ватандашлар, 12-18 яшьлек балалар һәм яшьләр.

Конкурс җиңүчеләренә яшәү урыныннан Казанга кадәр трансфер, яшәү, шәһәр буенча экскурсияләр, түбәндәге Сәләтнең җәйге профиль сменаларында ял итү өчен грант тәкъдим ителә:

- «Сәләт-Осталар бистәсе» (11-24 июнь);
- «Сәләт-Раушан» (26 июнь-13 июль);
- «Сәләт-Рухият» (24 июнь-9 июль);
- «Сәләт-Яр Чаллы (24 июнь-9 июль);
- «Сәләт-Биләр каласы» (27 июнь-10 июль);
- «Сәләт-Санак» (13 июль-26 июль); 
- «Сәләт-Акбүре» (29 июль-11 август).

Конкурсның нигезләмәсе белән монда танышып була.