Сәләт «Алмагач» мәктәбе яңа укучыларын кабул итте кире кайтырга

Школа Сәләт «Алмагач» распахнула свои двери для новых учеников

Сәләт «Алмагач» мәктәбендә яңа уку елы башланып китте: «Ачыш» гимназиясендә Белем бәйрәме гөрләде, беренче саф укучылары өчен тәүге кыңгырау чыңы яңгырады.

Укучыларны көзнең беренче бәйрәме белән «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе, Сәләт «Алмагач» мәктәбе кураторы котлады:

«Бездә бүген зур бәйрәм! Сәләт «Алмагач» мәктәбе бишенче адымын ясый. Бу елның яңалыгы – безгә гәүһәрташлар килде, ул бишенче «Ә» сафы. Барлык укучыларга да зур уңышлар телибез!» - дип белдерде Диләрә Якубова.

Булачак төзүчеләр, журналистлар, укытучылар, инженерлар, тел белгечләре, йөзүчеләр, шахматчылар, музыкантлар бәйрәм линейкасының бизәге булды, килгән кунакларга шигырьләрен сөйләде. Алда аларны белем иленә сәяхәт, берсеннән-берсе мавыктыргыч дәресләр көтә. Уку-укыту программасы Сәләтнең өч телле мохит булдыру принцибына нигезләнеп әзерләнүе һәм дәресләрнең телләр өйрәнү белән баетылуы хакында Сәләт «Алмагач» мәктәбе җитәкчесе урынбасары Айнур Җамалетдинов искәртеп үтте.

Сәләт «Алмагач» мәктәбе 1, 2, 3, 4, 5 «Ә» сафларында 120 укучысын үстерә. Узган елдан башлап, алар өр-яңа «Ачыш» гимназиясендә белем алалар. Биредә балаларның рәхәтләнеп белем алуы, шәхес буларак формалашуы, сәләтләрен үстерүләре өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: заманча җиһазландырылган сыйныфлар, күпфункцияле актлар залы, спорт залы, спорт мәйданчыклары, бассейннар, иркен ашханә.

107 нче номерлы «Ачыш» гимназиясенең директоры Анастасия Акмаева тантанада укучыларга карата өметләре белән уртаклашты:

«Менә икенче ел инде безнең искиткеч «Ачыш» гимназиясе эшләп килә. Бу уку елында безне яңа беренче сыйныф укучылары, шулай ук яңа бишенче сыйныф укучылары көтә, алар Сәләт «Алмагач» мәктәбе проекты белән бергә гимназиябезнең ишекләрен ачтылар. Быел безне күп яңа ачышлар һәм зур казанышлар көтә. Укучыларыбызның уңышларга ирешәсенә ышанам».

Сәләт «Алмагач» мәктәбе укучылары ел дәвамында Сәләттә һәм мәктәптә уздырылучы проектларда, чараларда катнаша. Гаиләләрнең бер-берсе белән якыннанрак танышуы, кызыксындырган сорауларына җаваплар табуы өчен күчмә сессияләр, төрле өлкәләрдәге танылган шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Укучылар төрле концертларга, экскурсияләргә, театрларга, музейларга, күргәзмәләргә йөри. Укучылар яңа уку елында да Сәләт берләшмәсенең төрле проектларында һәм чараларында катнашып, белемнәрен тирәнәйтәчәк һәм яңа тәҗрибә туплаячак.

«Сәләт» сыйныфлары һәм клублары «Адымнар» мәктәпләре базасында да уңышлы эшләп килә. «Сәләт» сыйныфлары укучыларының Белем бәйрәме Актаныш, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә булып узды. «Сәләт-Адымнар» сыйныфларының гомуми саны артты.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар белем дөньясы белән танышуларын башлады, ә 2 нче, 3 нче, 4 нче һәм 5 нче «Ә» сыйныф укучылары исә, ныклы итеп, яңа уку елына аяк басты. Ул балалар өчен дә, аларның укытучылары һәм әти-әниләре өчен дә уңышлы, гомерлекә истә калырлык матур һәм яхшы булсын иде!