Сәләтлеләр татар халкының тарихи урынына кайтуын дәвам итә: Биектау районында XXIII «Сәләт – Иске Казан» җыены узды ← кире кайтырга
17 август көнне Биектау районының «Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы» территориясендә 2009 елдан башлап уздырылучы, гореф-гадәтләрне саклауга һәм туган як тарихын өйрәнүгә, яшь буынның татар халкының туган теленә һәм мәдәниятенә игътибарын күтәрүгә, балалар һәм яшьләрне туган як табигатенә, тарихка һәм мәдәнияткә, дуслыкка, мәдәниятара һәм этникара аралашуга һәм үзара аңлашуга карата хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләүгә юнәлтелгән проект Республикакүләм «Сәләт — Иске Казан» җыены оештырылды. Чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты.
«Татар телен саклап калуны, гореф-гадәтләрне, традицияләрне буыннан-буынга тапшыруны яшьләрдән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Бу вазыйфаны берләгәп башкара алырбыз дип ышанам!» - дип мөрәҗәгать итте җыен катнашучыларына Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова.
Бер көнлек җыен форматында узучы чара Сәләт аланнарында ял итүче 250 сәләтле баланы, тарихчыларны, галимнәрне, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен берләштерде. Җыен кысаларында милли Сабантуй бәйрәме, Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгына экскурсия, кул эшләре буенча остаханәләр, ярминкә, иҗади концерт һәм тагын бик күп активлыклар гамәлгә ашырылды.
Җыенның быелгы яңалыклары белән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин таныштырды: «Сәләт – Иске Казан» җыены яңа форматта узды: башка елларда бирегә берничә профильле алан сәлкешләре генә килсә, быел исә чарада катнашучы аланнарның саны уникегә җитте! Сәлкешләр монда күңел ачарга һәм белем алырга килделәр».
Уку-укыту программасы татар мәдәниятенә чумудан, халкыбызның тарихын өйрәнүдән, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә татар телен куллану күнекмәләрен үзләштерүдән гыйбарәт: ул интерактив лекцияләр һәм остаханәләрдән торган ярминкә форматында оештырылды. Катнашучылар милли бизәкләр белән танышты һәм үз куллары белән остазлар җитәкчелегендә аларны ясап карады.
«Сәләт — Иске Казан» җыенының җитәкчесе Алмаз Яруллин исә чараның үзенчәлекле мохиткә ия булуын, җәйге профильле Сәләт аланнары сәлкешләренең бирегә дуслары белән янә очрашу, фикердәшләр белән аралашу, яңа көч туплап, шушы энергия белән уку елына аяк басу максатында җыелуын ассызыклады.
Иске Казан дәүләт тарихи-мәдәни һәм табигый музей-тыюлыгы җитәкчесе җыенның әһмиятен билгеләп үтте: «Сәләт – Иске Казан» җыены катнашучыларыдай сәләтле балаларның булуы – якты, өметле киләчәк, бердәмлек билгесе, ул татар халкы өчен зур әһәмияткә ия», - дип белдерде Габделәхмәт Котдусов.
«Сәләт — Иске Казан» җыены Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр фонды тарафыннан «Сәләт» яшьләр үзәге, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә оештырылды.