Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт - безнең приоритетта» кире кайтырга

Рустам Минниханов: «Сәләт» является нашим приоритетом»

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырылучы сменасы - Алдынгылар Биләр Форумда (Первые/ Forward) булды.

Республикабыз Рәисе Алдынгылар Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә мөрәҗәгать итте:

«Сезнең кебек кызлар-егетләр булганда Татарстанның, илебезнең киләчәге уңай булыр. Республикабызда күп проектлар гамәлгә ашырыла, Сәләт – безнең приоритетта. Без нәкъ менә сезгә таянабыз. Сәләткә теләгем – киңәергә!»

Смена Биләрдә, 5 августтан башлап, 9 августка кадәр уза. Ул укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Эш хәрәкәтнең 12 юнәлеше: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, патриотизм, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча башкарылачак. Аерым игътибар хәрәкәтнең махсус Татарстанда гына булган юнәлеше – «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр»гә багышлана. Алдынгылар Биләр Форум (Первые/ Forward) сменасында 800 бала катнаша.

«Алдынгылар хәрәкәте»ндә катнашучыларның күбесе «Сәләт» проектларында катнашу тәҗрибәсенә ия. Алар проектларның асылын аңлыйлар. «Алдынгылар хәрәкәте», гомумроссия хәрәкәте буларак, «Сәләт» берләшмәсенә төрле мөмкинлекләр бирә. «Сәләт» билгеле бер кыйммәтләр нигезендә үсә.

Быел «Сәләт» 30 еллыгын билгеләп үтә. Казан дәүләт университетының энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада (Татарстан) 65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннан башланган «Сәләт» хәрәкәте, Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле баласын һәм яшьләрен, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген, шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик комплекска кадәр утызъеллык үсеш юлы үтте.

Бүгенге көндә «Сәләт» - экосистема исеменә лаек берләшмә. Бу хакта «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белдерде. Ул «Сәләт»нең үсеш юлы, аланнары, проектлары турында сөйләде, экосистеманың төп кыйммәте – сәлкешләр булуын ассызыклады.

Искәртеп узыйк, Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы 24 июньнән 9 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә уза.

Форум вакытында төрле юнәлешләргә багышланган алты смена: Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills), Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts), Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт), Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information Technologies), Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) һәм Алдынгылар Биләр Форум (Первые/Forward) уза.

«Сәләт» форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе.

Быел «Сәләт» форумнары Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 14000 баланы һәм Россия төбәкләреннән килгән ватандашларны берләштерде.