Яңа йолдызлар кабына, хыял чынга аша торган фестиваль, Сәләтнең иң иҗади проектына нәтиҗәләр ясалды! кире кайтырга

Подведены итоги самого творческого проекта Сәләт!

24-26 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXII Республикакүләм «БикаФест» яшьләр җыр-шигърият фестивале булып узды.

2001-нче елдан башлап, «Сәләт» берләшмәсенең якын һәм кадерле дусты Рөстәм Тәлгат улы Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатында оештырылучы әлеге фестиваль илебезнең иң сәләтле яшьләрен берләштерде, аларга танылган сәнгать эшлеклеләренең остаханәләрендә катнашу, тәҗрибәле остазларның киңәшләрен ишетү өчен мәйданчыкка әверелде.

Шушы берничә көн дәвамында биредәге яшьләр чын иҗат мохитендә яшәде. Фестивальнең күчмә форматта узуы катнашучыларга узара танышу, тәҗрибә алмашу өчен дә шәп мөмкинлек булды.

Быел «БикаФест» фестивалендә музыка юнәлеше буенча Гран-прига «Энҗеләр» вокаль ансамбле һәм «Акварель» бию төркеме, әдәби юнәлеш буенча - «Сәләт» мәктәп театр төркеме лаек булды.

Җиңүчеләр:

Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (12-15 яшь):

1 урын – Аделина Моисеева

2 урын – Әдилә Әхмәтова

2 урын – Эльвина Яруллина

3 урын – Самира Камалова

3 урын – Кәрим Мөхәмәтҗанов

3 урын – Ислам Хәйдәров

Башка автор әсәрен иң оста яттан укучы (16-25 яшь):

1 урын – Алинә Гайнетдинова

2 урын – Гөлназ Нәбиуллина

3 урын – Ислам Хәлиуллин

 

Үз әсәрен иң оста яттан укучы (12-15 яшь):

1 урын – Алинә Низамова

2 урын – Алисә Вәлиуллина

3 урын – Дамир Динекаев

3 урын – Динә Шәрәфетдинова

Үз әсәрен иң оста яттан укучы (16-25 яшь):

1 урын – Алинә Гайнетдинова

2 урын – Камилә Халикова

 

Татар халык җырын иң оста башкаручы (12-15 яшь):

1 урын – Сафирә Гыймадеева

2 урын – Кирилл Спичков

3 урын – Азалия Фәттахова

Татар халык җырын иң оста башкаручы (16-22 яшь)

Махсус бүләккә Азалия Заһидуллина ия булды.

 

Иң оста автор-башкаручы (12-15 яшь):

Махсус бүләккә Диләрә Жданова ия булды.

 

Татар җыры стилизациясе (12-15 яшь):

1 урын – Сәид Галиуллин

2 урын – Аделия Сөләйманова

3 урын – Әмир Галиуллин

Татар җыры стилизациясе (16-25 яшь):

1 урын – Сабина Зарипова

2 урын – Диләрә Зайнуллина

2 урын – Камилә Габдуллаҗанова

3 урын – Андрей Фадеев

 

Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы (12-15 яшь)

1 урын – Кирилл Михайлов

2 урын – Булат Талипов

3 урын – Асель Исхакова

Татар композиторларының академик әсәрен иң оста башкаручы (16-25 яшь):

1 урын – Камилә Габдуллазянова

2 урын – Сабина Идиятуллина

Махсус бүләккә Диләрә Хаҗиева һәм Азалия Заһидуллина ия булдылар.

 

Иң оста коллектив-башкаручы (12-15 яшь):

1 урын – «Батыр егетләр» вокаль ансамбле

1 урын – «Сөмбел» вокаль ансамбле

2 урын – «Батырлар» дуэты

2 урын – «Сандугач» вокаль ансамбле

Махсус бүләккә «Мирас» вокаль-инструменталь ансамбле ия булды.

Иң оста коллектив-башкаручы (16-22 яшь)

1 урын – «Lale» дуэты

 

Фестивальдә җиңүчеләрнең барысын да котлыйбыз, һәр катнашучыга матур чыгышлары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!