ARTS BILER FORUM: иҗади лабораторияләр һәм «SeletLive»тан турыдан-туры эфирлар кире кайтырга

ARTS BILER FORUM: творческие лаборатории и прямые трансляции «SeletLive»

26 июньдә Биләр музей-тыюлыгында X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы старт ала. ARTS BILER FORUM-да узачак лабораторияләрдә балалар һәм остазлар 5 көн дәвамында музыка, бию, театр юнәлешләре буенча яңа проектлар булдырачак. Шулай ук турыдан-туры эфирда форум яңалыклары белән таныштыра торган «SeletLive» студиясе дә үз эшен башлап җибәрә.

ARTS BILER FORUM-да 12дән 22 яшькәчә булган иҗатчылар – музыкантлар, биючеләр, нәфис сүз осталары һәм актерлар катнаша. Барлыгы 2 меңнән артык гариза кабул ителде. Экспертлар комиссиясе алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алды һәм катнашучылар Биләр җирлегендәге сменага чакыру алды.

ARTS BILER FORUM программасы үз эченә заманча белем бирү форматларын, мәдәни чараларны һәм ТР һәм РФ экспертлары белән берлектә үткәрелә торган тематик лабораторияләрне ала. Форум тарихында беренче тапкыр сменада иҗади лабораторияләр эшләячәк. Яшь буын вәкилләре үз осталыкларын камилләштерә һәм югары дәрәҗәләргә ирешкән остазлар белән бергәләп эшләп карау мөмкинлегенә ия булачак. 3 юнәлештә 9 лаборатория булачак. Музыка юнәлеше остазлары – Марат Татурас, Сергей Костюжов, Миләүшә Хәйруллина. Театр сәнгате белән балаларны Булат Минкин, Регина Саттарова һәм Динара Сәйфетдинова якыннанрак таныштырачак. Бию юнәлешендә остаз буларак Нурбәк Батулла, Анна Щеклеина һәм Надежда Апполонова катнаша. Алар кастинг нәтиҗәсендә тупланган команда белән берлектә өр-яңа проект әзерләячәк. Сәләтле яшьләрнең һәм остазларның иҗат җимешен гала-концертта күрә алачакбыз. Ул сменаның ябылу тантанасы көнендә, ягъни 30 июньдә узачак.

Шулай ук сменада лекция, мастер-класслар да көтелә. Алар барлык иҗади юнәлешләрне дә колачлый. Спикерлар арасында Татарстанның атказанган артисты Елена Калаганова, «Голос-2» һәм «Победитель» проектларында катнашучы, «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале лауреаты Румия Ниязова, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең мәдәният мәсьәләләре киңәшчесе Гөлфия Мотыйгуллина, драматург Зоя Рутер, бию тарихын өйрәнүче, «Алтын битлек» милли театр премиясе эксперты Вита Хлопова, музыкант Булат Габидуллин (BubbleGum), биюче, хореограф Марат Казиханов һ. Б. булачак. «Миллионнан артык караучы санын ничек җыярга?», «Театрга SMM белән ничек дөрес эшләргә?» дип аталган Интернеттагы контентны популярлаштыру ысулларына багышланган аерым мастер-класслар үткәреләчәк. Шәхси һәм рәсми блогларны алып бару серләре белән режиссер, клиплар ясаучы, «Громкие рыбы» иҗат төркеме сценаристы Әмир Садыйков һәм «Живой город» заманча сәнгатьне үстерү Фондының пиар-директоры, драматург, Зоя Рутер уртаклашачак.

Быел Сәләт мохитенә өйдән чыкмыйча гына да чумарга мөмкин. «SeletLive» проекты форумдагы вакыйгаларны карап барырга, онлайн-режимда яңалыклар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Трансляцияләр форумның рәсми аккаунтларында: Инстаграм, ВКонтакте һәм YouTube видеохостингында алып барылачак.

«Сәләт» медиа үзәге җитәкчесе Алмаз Сәмигуллин сүзләренә караганда, проектның максаты – башка илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән аралашу мәйданчыгы булдыру.

«SeletLive» туры эфирлар студиясе беренче тапкыр узган елгы форумда гамәлгә ашырылды. Ул вакытта без 6 смена дәвамында 21 чыгарылыш әзерләдек. Һәрберсен якынча 2500 тамашачы карый иде. Быел трансляцияләр санын 26га кадәр арттырдык, – дип билгеләп үтте проект җитәкчесе. – Барыгызны да безнең трансляцияләргә кушылырга, Халыкара дәрәҗәдә үткәрелә торган вакыйганың шаһиты булырга чакырам».