XXI «БикаФест» фестивале йолдызларының исемнәре билгеле кире кайтырга

Известны имена звезд XXI фестиваля «БикаФест»

11-12 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестивале булып узды. Ул «Сәләт»нең якын дусты, бард җырчысы Рөстәм Бикмуллинның исемен мәңгеләштерү максатыннан үткәрелә.

«БикаФест» - гади фестиваль генә түгел. «БикаФест» - сәләтеңне үстерү, тәҗрибәле остазларның киңәшләрен ишетү мөмкинлеге дә! Катнашучылар биредә Татарстанның танылган сәнгать эшлеклеләренең остаханәләрендә булды, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды, очрашудан файдалы киңәшләр алып һәм тәҗрибә туплап китте.

Быел «БикаФест» фестивалендә музыка юнәлеше буенча Гран-прига Әүбәкирова Зәлия, әдәби юнәлеш буенча - Фаттахова Айгөл лаек булды.

Җиңүчеләр:

Башка автор әсәрен иң оста башкаручы (12-15 яшь):

1 урын – Пугачев Иван

2 урын – Гыйниятов Эльдар

3 урын – Шәрипова Азалия

3 урын – Мөхетдинов Әнвәр

Махсус бүләккә Мифтахов Мулланур ия булды.

Башка автор әсәрен иң оста башкаручы (16-25 яшь):

1 урын – Анисимова Альбина

1 урын – Шакиров Рәүф

2 урын – Гәләфетдинова Гөлфия

2 урын – Галиева Ильвина

3 урын – Хадеева Диләрә

3 урын – Сәләхиева Диләрә


Үз әсәрен иң оста башкаручы (12-15 яшь):

1 урын – Низамова Алинә

2 урын – Динекаев Дамир

Үз әсәрен иң оста башкаручы (16-25 яшь):

1 урын – Гәләфетдинова Гөлфия

2 урын – Гатина Лилия

3 урын – Халикова Камилә

 

Татар халык җырын иң оста башкаручы (12-15 яшь):

1 урын – Спичков Кирилл

2 урын – Сөләйманова Аделия

2 урын – Шалаумова Яна

3 урын – Ишалина Әдилә

3 урын – Кашапов Илүзәр

3 урын – Пугачев Иван

Татар халык җырын иң оста башкаручы (16-22 яшь)

1 урын – Зарипова Сабина

2 урын – Гарифуллина Айзилә


Иң оста автор-башкаручы (16-25 яшь):

1 урын – Салихова Алсу

2 урын – Сәйфуллин Данил

 

Татар җыры стилизациясе (12-15 яшь):

1 урын – Славина Наилә

1 урын – Камалов Самир

2 урын – Ишалина Адилә

2 урын – Шабаева Зилә

3 урын – Солодкина Алисә

3 урын – Асаев Мөслим

Татар җыры стилизациясе (16-25 яшь):

3 урын – Мингазова Алинә

 

Татар композиторларының академ әсәрен иң оста башкаручы (12-15 яшь)

1 урын – Галиуллин Әмир

2 урын – Шакирова Зәлинә

2 урын – Михайлова Камилла

3 урын – Шәймуллин Эмиль

3 урын – Габдуллаҗанова Камилла

 

Иң оста коллектив-башкаручы (12-15 яшь):

1 урын – «Батыр егетләр» вокаль ансамбле

2 урын – «Энҗеләр» вокаль ансамбле

3 урын – «Сандугач» вокаль ансамбле

3 урын – «Тамчы» вокаль ансамбле

Иң оста коллектив-башкаручы (16-22 яшь)

1 урын – «Мизаж» вокаль ансамбле

2 урын – «Con Amore» вокаль ансамбле

3 урын – «Күз нурлары» вокаль ансамбле

Фестивальдә җиңүчеләрнең барысын да котлыйбыз, һәр катнашучыга матур чыгышлары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

⠀Быел бирегә килә алмаган һәркем Сәләт мохитенә чума һәм шушы тантаналы кичтә сәләтлеләр белән бергә була алды. Рөстәм Бикмуллин исемендәге XXI Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият «БикаФест» фестиваленең гала-концертын «Җанлы Сәләт» студиясенең туры эфирында карарга мөмкин булды!

Хыял чынга аша, йолдызлар кабына торган урын. Һәр иҗат сөюче ел саен көтеп ала һәм сагынып кайта торган фестиваль - БикаФест! Быелгы фестиваль тарих битләренә язылды, ә алда безне яңасы көтә!