Иҗат Билəр Форум (Творчество/Arts) сәләтле яшьләргә үз ишекләрен ача! кире кайтырга

Иҗат Билəр Форум (Творчество/Arts) открывает свои двери для талантливой молодежи!

30 июнь – 5 июль көннәрендә Биләр дәүләт тарихи-археология музей-тыюлыгы территориясендә XII Халыкара «Сəлəт» яшьлəр уку-укыту форумының Иҗат Билəр Форум (Творчество/Arts) сменасы узачак. Әлеге сменага гаризалар кампаниясе ачык дип игълан ителде!

Иҗат Билəр Форум (Творчество/Arts) Татарстан Республикасы Рəисе Рөстəм Нургали улы Миңнеханов йомышы һəм ярдəме белəн 2018 нче елдан башлап оештырыла.

Форум катнашучыларга иҗат лабораториялəре кысаларында уникаль белем һəм экспертлар тарафыннан тəкъдимнəр бирү, уку-укыту һəм мəдəният программаларында үзлəрен күрсəтү һəм компетенциялəрен яхшырту, башка катнашучылар һəм экспертлар белəн профессиональ, мəдəни элемтəлəр булдыру, төрле юнəлешлəр һəм жанр үзенчəлеклəре, шулай ук сайлап алынган юнəлеш кысаларында яңа тенденциялəр белəн танышу, килəчəк үсешкə этəргеч алу өчен мөмкинлеклəр мохите булдыру максатыннан оештырыла.

Иҗат Билəр Форум (Творчество/Arts) төп 3 юнәлеш: музыка бию һәм театр буенча үтәчәк. Сайлап алуны узган катнашучыларны Татарстан Республикасының һәм Россиянең алдынгы белгечләре сәнгать эшлеклеләре, танылган артистлары катнашында кызыклы уку-укыту программасы көтә.

Форумда аерым башкаручылар һəм коллективлар катнаша ала. Моның өчен www.selet.biz сайтында билгелəнгəн үрнəктə гариза җибəрергə кирəк. Катнашучылар тапшырылган гаризалар, анда күрсəтелгəн казанышлар һəм иҗади номерларның видеоязмалары нигезендəге конкурс нəтиҗəсендə сайланып алыначаклар.

Форум 3 этапта үткəрелə:

1 нче этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 2023 нче елның 11 нче апреленнəн 19 нчы маена кадəр. Гаризалар килешенгəн форма буенча www.selet.biz сайтында кабул ителə. Гаризада иҗади номерның видеоязмасы булу мəҗбүри.

2 нче этап – «Читтəн торып сайлап алу этабы»: 2023 нче елның 26 нчы маеннан 31 нче маена кадəр. Эспертлар комиссиясе Форумга катнашучыларны тапшырылган гариза, анда күрсəтелгəн казанышлар həм видеоязмалар нигезендəге конкурс нəтиҗəсендə сайлап ала.

3 нче этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2023 нче елның 30 нчы июненнəн 5 нче июленə кадəр. Форумның уку-укыту һəм мəдəни программаларында катнашу: остаханəлəр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгəрəк өстəллəр, иҗади лабораториялəр һəм лабораториялəрнең нəтиҗəсе буларак гала-концерт. Форум кысаларында катнашучыларның җитəкчелəре өчен уку-укыту программасы каралган.

Иҗат Билəр Форумның үткәрелү тәртибе, шартлары һәм нигезләмәсе белән биредә таныша аласыз. 

НИГЕЗЛӘМӘ

Индивидуаль гариза

Коллектив гариза