Сәләтле җәйгә әзер! кире кайтырга

Готовы к лету!

28 нче гыйнвардан алып, 2 нче февральгә кадәр «Башҗитәкләр мәктәбе»нең һәм «Әйдаманнар мәктәбе»нең күчмә сессиясе булып узды. Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан, күрше төбәкләрдән һәм шәһәрләрдән килгән әйдаман булырга теләүче 160 егет һәм кыз, 55 булачак башҗитәк «Йолдызлы» СБһЯЯиһУҮндә җыелды.

Башҗитәкләр һәм әйдаманнар мәктәбе профессиональ командалар туплауга һәм профильле Сәләт аланнарын уздыруга, шулай ук ел дәвамында сәләтле балалар белән эшләүгә юнәлтелгән.

Күчмә сессия кысаларында катнашучылар бай программа узды. Өлкән әйдаманнар, методистлар һәм әйдаманнар өчен шәхси сыйфатларны үстерүгә юнәлтелгән төрле тренингларда булды.

Башҗитәкләр идарә итү компетенцияләрен үзләштерде, профильле алан командасын формалаштырырга, документацияне алып барырга, норматив-хокукый базаны кулланырга, программалар төзүне оештырырга өйрәнде һәм катнашучыларны җыю буенча дәресләрдә катнашты. Шулай ук башҗитәкләр яңа буын әйдаманнарына үз тәҗрибәләре турында сөйләде.

Уку-укыту программасы әйдаманнарга, алдагы еллар тәҗрибәсенә таянып, төрле педагогик очракларны чишү, беренче медицина ярдәмен күрсәтү, шулай ук норматив документлар белән эшләү һәм балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, алар белән аралашу күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирде. Моннан тыш, әйдаманнар өчен «Сәләт» низамәтләре һәм матсаты нигезендә профильле аланнарның социаль челтәрләрен алып бару буенча остаханәләр әзерләнгән иде.

Әйдаман булу - җиңел түгел, әмма катнашучыларыбыз бернидән дә курыкмый, максатларына таба кыю атлап, алар зур юлга аяк басты һәм шушы берничә көн эчендә тагын да ныгып, осталыкларын арттырып, яңа белемнәр туплап, «Әйдаман» исемен йөртергә лаек булды.

Яңа буын әйдаманнары әзерлекләрен төгәлләде. Алда аларны онытылмаслык әйдаманлык тәҗрибәсе һәм гаҗәеп җәй көтә!