«Әйдаманнар ярышы - 2024» конкурсында катнашучылар исемлеге билгеле! кире кайтырга

Готов список участников конкурса «Әйдаманнар ярышы - 2024»

«Әйдаманнар ярышы - 2024» конкурсы башланырга санаулы көннәр калып бара. Быел ярыш янә әйдаманнарның иң-иңнәрен туплады, әмма дистәләгән сынауны узып, җиңүче исеменә лаеклысы бары бер генә булачак. Бик тиздән 2024 елның әйдаманын ачыкларбыз. Әлегә исә сайлап алу турын узган һәр әйдаманны котлыйбыз һәм «Фәнсар» базасында узачак киләсе этапта көтеп калабыз.

Исегезгә төшерәбез, «Әйдаманнар ярышы» сәләтле әйдаманнарны ачыклау, аларның потенциалын ачарга һәм үстерергә булышлык күрсәтү максатында Сәләтнең җәйге аланнарында катнашкан әйдаманнарның эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буларак ел саен үткәрелә.

Ярыш ике этапта үткәрелә: 

- 1-нче этап – читтән торып катнашу этабы, катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу (9 сентябрь – 9 октябрь, 2024 ел); 

- 2-нче этап – шәхсән катнашу этабы, ярыш программасы (15 октябрь – 19 октябрь, 2024 ел)

Катнашучылар исемлеге белән документта таныша аласыз.