На форуме «Сәләт» дети изучают тренды IT - мира

На форуме «Сәләт» дети изучают тренды IT - мира 02.08.2023

Биләрдә   Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии / Information Technologies)  сменасы дәвам итә. Бу елда яңа күнекмәләр буенча 50  спикер укыта. Смена кысаларында балалар үз уеннарын булдырырга өйрәнәләр; проект эше, бизнес нигезе, индустриядә үсеш ррегы, тестлаучы һөнәре, квант компьютерлары, дизайн һәм брендинг, бизнеста презентацияләр, программалаштыру телләре, IT коммуникацияләре һәм башка күп нәрсәләр турында беләләр.

Теоретик белемнәр алу белән бергә, катнашучылар үзләренең белем һәм күнекмәләрен  Россиянең IT-сфера  экспертлары белән практикада ныгыталар. Балалар өчен ел саен 5 көнгә сузылган 20 белем бирү сессиясе үтә.

IT өлкәсендәге яңа инструментлар һәм мөмкинлекләр турында бренд-архитектор, СЕО һәм «Адекват кешеләр» брендинг-студиясенең  иҗади җитәкчесе Владислав Рудовский, Skypro продукты буенча директор Александра Перфилова, Яндекс методик командасы җитәкчесе сөйләде. Инновацияләр һәм корпоратив үсеш буенча ИТ-парк директоры урынбасары Рөстәм Юнысов чыгыш ясады.

Владислав Рудовский:

Бүгенге көндә IT – тормышны, бизнесны  әйдәп баручы өлкә.  Анда башка өлкәләргә  караганда     перспективалар   бик   югары.  Ул  интеллектуаль, танып белү, социаль технологияләр, шул исәптән брединг  технологияләре киләчәге.  Хәзер үз аудиторияңә, инвесторларыңа, партнерларыңа тәэсир итә белү мөһим фактор. Безнең тормышыбыз еш кына бер мөһим сүзгә бәйле. Мин балаларны нәкъ менә шундый сүзләргә өйрәтергә килдем. 

Форумда катнашучылар бик актив, ачык һәм белемгә омтылучан.  Күтәрелгән куллар  һәм тәкъдимнәр диңгезен күрү – үзе зур бәхет.  «Сәләт»тә мәдәният һәм  фән берләшкән. Татарстанга килгән саен шаккатам һәм сокланам: монда белем һәм фән милли үзенчәлеккә әйләнгән. 

 Александра Перфилова:

«Сәләт» –  минем өчен уникаль төшенчә. Форум мәйданчыгында мин балаларга  стартаплар ясарга ярдәм итәм.   Минем өчен иң мөһиме – иң кызыклы, гадәти булмаган идеяләр уйлап табарга  һәм аларны презентацияләргә өйрәтү.  Тренинглар   ярдәмендә   без   иҗади, команда, җәмәгать күнекмәләрен эшлибез. Әгәр спикер дәрес үзәгендә булса, балаларның игътибарын җәлеп итү авыр. Әгәр төп игътибарың балаларда булып, аларга төп рольне биргәндә, алар процесста катнашучылар гына түгел, ә төп геройларга әйләнәләр.

Роман Левин:

Нәрсә ул нейрочелтәр,  аның нинди төрләре бар,  алар белән ничек эшләргә – минем лекцияләр шул сорауларга җавап бирүгә юнәлтелгән.   Балаларга аңлаешлы телдә нейрочелтәрнең магия түгел, ә алар  файдаланырга мөмкин булган инструмент икәнлеген җиткерү мөһим.

 Нейрочелтәрләр – өр-яңа  белем.   Әгәр ул бүген  кызык тоелмаса,  берничә елдан бик күпләр аның белән кызыксына башлаячаклар.  Барысыннан да элек нейрочелтәрләр мәгълүмат җиткерү белән бәйле барлык һөнәрләргә (белем бирү, маркетинг, реклама, текстлар һәм сценарийлар әзерләү, дизайн)   килеп керәчәк.  

Рөстәм Юнысов:

Бүген проектларны финанслауга җәлеп ителгән мөмкинлекләр күп. «Студентлар стартабы» программасы кысаларында проектның алга таба үсеше өчен бирелә торган 1 млн сумны Татарстаннан  250 яңа проект отты. Ягъни бер сәгатьтә 250 миллионер барлыкка килде, ә узган елда 60 җиңүче иде.

Мәктәп балалары өчен  « Бир бишне»  дип аталган, технологик эшмәкәрлек  үсешенә юнәлтелгән республика конкурсы бар. Аның  ярдәмендә без балалар белән бернинди  программалаштыру күнекмәләрсез, нульдән башлап  проект төзергә өйрәнәбез.  Быел мәктәп укучыларыннан 1000 проект кабул иттек.

IT өлкәсендә эшләү өчен, берничә сыйфатны үзеңдә булдырырга кирәк. Алар:   тырышлык һәм кызыксынучанлык һәм командада эшли белү.

Чыганак: https://minmol.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2220139.htm


Исемлеккә күчү