В Билярске завершилась медиа смена форума «Сәләт»

В Билярске завершилась медиа смена форума «Сәләт» 27.07.2023

Алда «Сәләт» форумының бишенче сменасы — МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ көтелә.

Биләрдә «Сәләт» Халыкара яшьләр форумының дүртенче медиа сменасы тәмамланды.

Форумда Самара, Пермь, Оренбург өлкәләреннән, Марий Эл, Мордовия, Башкортостаннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан барлыгы 950дән артык бала катнашты. 

Катнашучылар — фән олимпиадалары, фәнни конференция җиңүчеләре һәм призерлары, «Сәләт» оешмасы Региональ Клубы лидерлары һәм республика мәктәпләре активистлары.

Смена замана медиаресурсларына багышланган иде. Уку программасы дәвамында журналистика, фото һәм видео, подкастлар, блогинг һәм соцчелтәрләр алып бару юнәлешләре буенча контент тудыру ысулларын өйрәнделәр.
Мастер-класс һәм иҗади лабораторияләр барышында катнашучылар һөнәр сайлау, медиа-тирәлектә эшләү һәм портфолио әзерләү юллары белән таныштылар.

Һәр көнне уку һәм уен программалары, спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар үтте. «ЭкоСәләт» фестивале, футбол, шахмат чемпионтлары һәм джем-сессияләр оештырылды.

Алда «Сәләт» форумының бишенче сменасы — МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) көтелә.

Форумның төп юнәлешләре: IT һәм белем бирү, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр. Смена 28 июльдән 3 августка кадәр узачак.

Тулырак: https://chelny-rt.ru/news/achyk-ishek/bilarda-salat-forumynyn-media-smenasy-tamamlandy


Исемлеккә күчү