20 июля 2023 20:36 В Билярске открылась медиасмена форума «Сәләт»

20 июля 2023 20:36 В Билярске открылась медиасмена форума «Сәләт» 20.07.2023

Биләрдәге «Сәләт» форумы үз экваторын кичте һәм кичә дүртенче смена - Медиа Биләр Форум старт алды, ул 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Сменаның ачылу тантанасында Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының социаль үсеш буенча җитәкченең урынбасары, «Сәләт» клубының 8нче Президенты Надир Курамшин чыгыш ясады. «Үземнең монда катнашучы буларак килгәнемне хәтерлим. Еллар узу белән, «Сәләт» үсә, аның белән бергә катнашучыларның кызыксыну дәрәҗәсе дә арта. Бу көннәрне күңелле үткәрүегезне һәм сезнең белән гомер буе калачак мөмкин кадәр күбрәк тугры дуслар табуыгызны телим», - диде ул.

Шулай ук сәламләү сүзләре белән «АК БАРС» банкы ААҖ идарәсе рәисе киңәшчесе Эмиль Хәйретдинов чыгыш ясады. «Татарстан яшьләре, мин сезнең туган телегезне белүегез, бер-берегезгә ярдәм итүегез һәм үсүегез белән горурланам», - диде ул.

Дүртенче сменада Самара, Пермь, Оренбург өлкәләреннән, Марий Эл, Мордовия, Башкортстан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 950 бала катнаша. Катнашучылар арасында фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары бар.

Медиа Биләр Форум сменасы – социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена. Эш 6 юнәлештә алып барыла: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар. Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән остаханәләр узачак.

Форумда гадәттәгечә Эко-юнәлеш буенча активлыклар узачак. Сменада табигатьне саклау һәм экологик шартларны яхшырту мәсьәләләренә багышланган остаханәләр һәм практик дәресләр сериясе гамәлгә ашырылачак. Форум территориясендә эко-бакча ачылачак, анда теләгән һәркем үсемлекләр утырта алачак.

Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышы булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында 23 һәм 24 июльдә 18.30 сәгатьтә алып барылачак.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/salatta-uzenne-harvakyt-yas-xis-itasen-bilarda-salat-forumynyn-media...


Исемлеккә күчү