«CалаваTik»и и Лейсан Ветрова исполнили песню про «Сәләт»

«CалаваTik»и и Лейсан Ветрова исполнили песню про «Сәләт» 17.07.2023

Бүген «СалаваTik»ларның «Уа-уа» дип исемләнгән җырга төшерелгән видеолары чыкты. Аны 2000 нче еллар башында Гүзәл Җамалетдинова иҗат иткән.

«2002 нче елда без Анапа шәһәрендә «Сәләт» аланында ял иттек. Мин әйдаман булып эшләдем, – дип искә ала җырның авторы. – Безнең төркемебез бердәм, дус һәм көчле, аңа бик күп талантлы балалар җыелган иде.

«Сәләт» аланында һәрвакыт күптөрле чаралар уздырылып тора. «Уа-уа» җырын язган көнне безнең аланның презентациясе үткәрелде. Шигърият кичәсе дә булды», – дип искә төшерә ул.

Әлеге клипта «СалаваTik»лар белән бергә татар эстрадасы йолдызы, җырчы Ләйсән Ветрова да җырлый. Ул бик күп еллар «Сәләт»нең төрле проектларында катнаша һәм сәлкешләрнең иң яраткан җырларын башкара.

«1996 елда мин «Сәләт»кә килеп кердем. Һәм шуннан бирле җаным-тәнем белән «Сәләт»тә! 90 нчы еллар ахырында без «Сәләт»не беренче тапкыр Кара диңгез буена, Анапага алып бардык. 2001 елны «Сәләт-Аршан»да җырлар конкурсы булды. Әхмәтов Риф аларны матур итеп яздыра иде. Нәкъ шунда җанга ятышлы, берничә «Сәләт» буыны яратып башкара торган берничә җыр туды. Гүзәл Җамалетдинова язган «Уа-уа» җыры үзенең көчен туплый, арттыра барды.

Мин, күп еллар үткәч, кабат бу җырны «СалаваTik»лар белән башкарырга бик шат. Яшь чакларны искә төшереп, яңа буын татар балалары белән рәхәтләнеп җырладым! Бүген үз балаларым да яратып «СалаваTik»лар җырларын тыңлый. Яңа клипта әниләрен күреп, тагын да сөенерләр дип уйлыйм!» – дип өметләнә Ләйсән Ветрова.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/calavatiklar-salat-turynda-yazdyrgan-yrlaryn-takdim-ita-5873817


Исемлеккә күчү