8 тысяч детей в Билярске: Минниханов опубликовал яркие фото с новой смены форума «Сәләт»

8 тысяч детей в Билярске: Минниханов опубликовал яркие фото с новой смены форума «Сәләт» 15.07.2023

Хәзерге вакытта Биләрдә «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумының яңа сменасы уза, дип искәртте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Үзенең телеграм-каналында ул форумда катнашучыларның фотоларын урнаштырган. Быелгы сезонда биредә илнең төрле төбәкләреннән килгән 8 меңнән артык бала ял итәчәк, диде республика җитәкчесе.

«Уңышлар сезгә, балалар!», - дип өстәде Миңнеханов.

Искәртеп узабыз, 12 июльдә Биләрдә «Сәләт» форумының өченче сменасы башланды. Бирегә Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Төмән, Ульяновск, Самара, Әстерхан өлкәләре, Пермь крае, Чувашия, Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан балалар килүе турында хәбәр ителде.

Биләр тарихи-архитектура музей-тыюлыгында узучы икенче иҗади сменада 14-22 яшьлек 600 кеше катнаша.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-salat-forumynyn-yana-smenasynnan-fotolar-urnastyrd...


Исемлеккә күчү