В Билярске стартовала творческая смена форума «Сәләт»

В Билярске стартовала творческая смена форума «Сәләт» 03.07.2023

Биләрдә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы — Иҗат Биләр Форум (Творчество /Arts) эшли башлады. Смена нәтиҗәләре буенча катнашучылар үз остазлары белән командада булдырган иҗади проектлар тәкъдим ителәчәк. Смена 5 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Сменаның ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова чыгыш ясады.

«Бүген изге Биләр җирендә төрле төбәкләрдән килгән катнашучылар җыелды. Сез - иң сәләтле балалар, һәм без сезнең монда эләгү өчен зур юл үтүегезне бик кадерлибез. Алда сезне кызыклы программа, яңа танышулар һәм, әлбәттә, онытылмаслык хис-кичерешләр көтә», - дип билгеләп үтте ул.

Иҗади сменада 14 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге 600 бала һәм яшүсмер катнаша.

Катнашучыларның географиясе: Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Чуваш Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Самара өлкәсе, Мари Эл республикасы, Волгоград өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Санкт-Петербург шәһәре.

Иҗат Биләр Форум (Творчество /Arts) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы һәм ярдәме белән 2018 елдан үткәрелә. Традицион рәвештә смена бию, музыка, театр юнәлешләре буенча лабораторияләр форматында уза. Катнашучылар, иҗади төркемнәргә берләшеп, остазлар белән коллаборациядә яңа иҗади проектлар әзерләячәк һәм смена ябылышында аларны тәкъдим итәчәк.

Музыка юнәлешен җырчы, актриса, вокал буенча укытучы Зәринә Вильданова җитәкли, театр юнәлеше Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры һәм режиссеры Лилия Нурель җитәкчелегендә узачак. Бию юнәлеше җитәкчесе - хореограф, биюче һәм укытучы Венера Галимова.

Иҗади лабораторияләр кураторлары: Ксения Бурмистрова, Регина Ланвин, Сәйдә Минубаева (бию), Никита Савельев, Дмитрий Балакин, Тимур Милюков, Сергей Костюжов (музыка), Илнур Гарифуллин, Регина Саттарова, Камил Гатауллин (театр).

Остаханәләрне һәм катнашучылар өчен иҗади очрашуларны музыкант һәм җырчы Сергей Костюжов, җырчы Карина Җиһаншина, музыкаль продюсер Яна Козловская, клоун Руслан Риманас, рәссам Алинә Әлимова, педагог-хореограф Сайдә Минубаева, хореограф Надежда Онсо, биюче Регина Хәлиуллина, продюсер һәм музыкант Тимур Милюков, театр режиссеры һәм актеры Камил Гатауллин, Folk group Закария һәм башкалар үткәрәчәк.

Форумда коллектив җитәкчеләре өчен махсус «Остаз» уку-укыту программасы үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Проект кысаларында баланы шәхес буларак тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәтле коллектив булдыру, аны үстерү темаларына багышланган сессияләр һәм остаханәләр узачак.

«Без укытучылар тәҗрибә уртаклаша һәм профессиональ үсеш ала торган мохит булдырырга теләдек. Узган ел без бик җылы кайтаваз алдык, һәм быел программа тагын да уңышлырак булыр дип өметләнәбез», - дип уртаклашты «Остаз» проекты җитәкчесе Диләрә Якубова.

«Остаз» спикерлары арасында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре: Нурбәк Батулла, Ислам Валеев, Булат Минкин, Крестина Полевая, Юрий Федоров һәм башкалар.

Смена кысаларында Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, театр һәм кино актрисасы Роза Хәйруллина белән иҗади очрашу булачак.

Форумда «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итәчәк. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында алып барылачак.

Иҗат Биләр Форум (Творчество /Arts) сменасы мөмкинлекләр киңлеге булып тора, анда катнашучылар иҗади лабораторияләр кысаларында белгечләрдән уникаль белемнәр һәм киңәшләр алалар, үзләрен күрсәтәләр, уку-укыту һәм мәдәни программаларда компетенцияләрен камилләштерәләр, башка катнашучылар һәм белгечләр белән һөнәри, мәдәни элемтәләр урнаштыралар, төрле юнәлешләр һәм жанрларның үзенчәлекләре, шулай ук үзләре сайлаган юнәлеш кысаларында яңа тенденцияләр белән танышалар, алга таба үсешкә импульс алалар.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

Чыганак: https://mincult.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2211846.htm


Исемлеккә күчү