В Билярске стартовала первая смена форума «Сәләт».

В Билярске стартовала первая смена форума «Сәләт». 22.06.2023

Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Ә укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак.

Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XII Халыкара яшьләр уку-укыту форумы узачак. Беренче смена ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) 23 июньнән 27 июньгә кадәр үтәчәк һәм укучыларның яңа һөнәрләр өйрәнүенә багышланачак. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк.

Беренче сменада фән олимпиадалары, конференцияләр һәм иҗади фестивальләрнең җиңүчеләре һәм призерлары, «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексының 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук профильле Сәләт аланнарына конкурс сайлап алуын узган балалар катнашачак. 

Старт бирүче смена аларга киләчәктә үз-үзләрен үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Бу көннәрдә төрле уен һәм мотивацияләүче дәресле остаханәләр узачак, ә катнашучылар төрле белем өлкәләрен үзләштерә алачак рәсем сәнгатеннән һәм бердвотчингтан микробиологиягә һәм нейротехнологияләргә кадәр.

Беренче сменада техник фәннәр кандидаты Ярослав Дмитриев чыгыш ясаячак. Ул нейрон челтәрләренең үсеше тарихы һәм аларның бүген дизайн өлкәсендә ничек кулланылуы турында сөйләячәк. Берничә дәрес эчендә катнашучылар дизайнер һөнәре белән танышачаклар һәм үзләре дә нейрон челтәрләрен кулланып карый алачак.

КФУ аспиранты, Россиянең кошларны саклау берлеге әгъзасы Татьяна Сурнина бердвотчинг буенча мавыктыргыч дәрес үткәрәчәк. Орнитология сессиясе кысаларында балалар кошларны күзәтә һәм Биләр музей-тыюлыгының табигатен якыннан белә алачак.

Робототехника һәм математика укытучысы Гөлмира Нурманова робототехника турында леция үткәрәчәк. Дәрес вакытында балалар китап басу һәм кинематография дөньясы белән танышачаклар һәм беренче роботларның кайда барлыкка килүен беләчәкләр.

ТРның әйдәп баручы арт-кичәләре рәссамы, халыкара сәнгать конкурслары катнашучысы Анна Итрина рәсем сәнгате буенча «Планета Сәләт» дип исемләнгән остаханә үткәрәчәк.

Форум кысаларында химия фәннәре кандидаты Равил Хәйруллиннан молекуляр биология буенча дәресләр сериясе узачак, анда балалар конфетларны якыннан өйрәнә һәм микроскоп астында кондитер буяулары җайланмасын күзәтә алачак.

Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Ә укытучылар, педагоглар һәм коллектив җитәкчеләре өчен «Остаз» уку-укыту программасы оештырылачак.

Гадәттәгечә форумда татар теле һәм тарихына багышланган юнәлеш («Тел һәм тарих») зур роль уйный. «Сәләт»тә балалар Биләр тарихы белән таныша һәм күп дәрәҗәле тел мохитенә чума: татар теле уку-укыту программасы, кичке чаралар һәм хәтта сменалар вакытында яңгыраучы музыкада да чагылыш таба.

Форумда «Җанлы Сәләт» турыдан-туры эфирлар студиясе үз эшен дәвам итәчәк. Һәр теләгән кеше, өеннән чыкмый гына да, форумның онытылмаслык мохитенә кушыла, Биләр җирендә барган вакыйгаларны күзәтә алачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube официаль аккаунтларында алып барылачак. 

Сәләт – Татарстанның йөзе булган проектларның берсе, Россия территориясендә дә, аның чикләрендә дә киң танылу алган истәлекле вакыйга. Ул белем бирү һәм IT-технологияләр өлкәсендәге тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу, шәхси һәм һөнәри сыйфатларны үстерү, иң әһәмиятле дөньякүләм фәнни-технологик һәм социаль трендлар белән танышу платформасы. 

Форумның идеясе - интеллектуаль, иҗат белән кызыксынучы, мәдәни һәм рухи яктан камилләшергә теләүче яшьләрне берләштерүче үсеш мохите булдыру. 

Бу хакта тулырак: https://idel-tat.ru/news/novosti-tt/bilarda-salat-forumynyn-berence-smenasy-start-ala


Исемлеккә күчү