Айгөл Габдрахманова: «Сәләт»кә килгән балалар телне өйрәнү теләге белән кайтып китә

23.09.2020 (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Быел «Сәләт» форумында җиде мең бала офлайн һәм унике мең бала онлайн катнаша алган. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова форумда булган балаларда телне өйрәнү теләге барлыгын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ»да узган җәйге кампания йомгакларына багышланган матбугат очрашуында агентлык хәбәрчесенә сөйләде.

«Сәләт»тән соң бала татарча сөйләшергә өйрәнеп китә, дигән гарантияне биреп булмый. Без балаларны теләк буенча туплыйбыз. Әйтик, «Сәләт-Раушан»га телне яхшы дәрәҗәдә белгән балалар алына. Төп үзенчәлек — балалар телне мохиттә өйрәнә. Сәлкешләр телне тирәнтен өйрәнү теләге белән кайтып китә. Аралашу 90 процент татар телендә. Бала кимендә 100 татар сүзен белеп китә», — диде ул.

Аның сүзләренчә, форумда Татарстан районнарыннан килгән балалар гына катнашкан. «Башка төбәк һәм илләрдәге милләттәшләребез онлайн катнаша алды. Форумда „Сәләт-лайф“ дигән яңа мәйданчыгыбыз булдырылды. Безнең белән була алмаганнар чараларыбызны көн саен онлайн карап барды. Балаларның нинди шартларда яшәгәнен әти-әниләр дә күзәтеп торды», — диде ул.

«12 мең бала онлайн һәм җиде мең бала офлайн форум һәм аланнар эшчәнлеген күзәтә алды. Бу, минемчә, зур күрсәткеч. Әлеге җәй яңа хисләргә бай булды. Июль башына кадәр төгәл берни дә белмәдек: даталар күчә барды. Шул ук вакытта без аланнар санын саклап кала алдык. Регионнарда уза торган аланнар гына үткәрелмәде. Әйдаманнар ахыргача үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарды», — диде «Сәләт»нең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов.

Айгөл Габдрахманова «Сәләт»кә карата иминлек таләпләре тагын да катгыйлануын искәртте. «Безгә игътибар артты. Аланнарда куркыныч хәлләрнең булмавына сөендек. Балалар да тынычлап, рәхәтләнеп ял итә алды. Самара, Башкортстан, Чувашиядәге аланнарыбыз оештырылмады. Россия күләмендә узучы чатырлы аланнар туктатылып торды», — дип сөйләде ул.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-09-2020/ayg-l-gabdrahmanova-s-l-t-k-kilg-n-balalar-telne-...

Возврат к списку