Әйдаманнар мәктәбе

Әйдаманнар мәктәбе  – Сәләт берләшмәсенең мөһим проектларыннан берсе. Ул җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен  команда туплап, аларны ел дәвамында укытуны үз өстенә ала. Ел дәвамында әйдаманнар төрле юнәлештә эш алып баралар: сәләтле балалар белән эшли белү, командада үзеңне күрсәтү, Сәләт традицияләрен өйрәнү, принципларын белү, сәләтлеләр өчен төрле чаралар уйлап табып уздыру.

Проектның максаты – Сәләтнең җәйге сменаларына команда туплау.

Әлеге мәктәп түбәндәге мәсьәләләрне чишә: Сәләтнең һәр җәйге сменасына команда туплау, студентларга Сәләт мохитендә уңайлы шартлар тудыру. Ел ахырында Республикакүләм « Әйдаманнар мәктәбе » бәйгесе уздырылып иң яхшылары билгеләнә.

Проект беренче тапкыр 2002-нче елда тормышка ашырыла.  Анда Казанның уку йортларыннан 55 студент катнаша. Бүгенге көндә бу мәктәпне 1500 студент тәмамлады.

Проектны тормышка ашыру этаплары:

1. Әйдаманнар өчен гариза бирү кампаниясен ачып җибәрү (сентябрь).

2. «Сәләт» Йортында дәресләр уздыру (октябрь-март).

3. Күчмә мәктәп (гыйнвар).

4. Сәләтнең җәйге сменаларында эшләү өчен җитәкчеләр белән әңгәмә уздыру (февраль).

5. Смена программаларын тәкъдим итү (март).

6. Җәйге сменаларда команда эчендә программа әзерләү (март-май).

6. Җәйге кампанияне тормышка ашыру (июнь-август).

7. Җәйгә нәтиҗә ясау (сентябрь).

8. Республикакүләм әйдаманнар бәйгесе (октябрь).

 

Җитәкчелек