Яшьләр дипломатиясе академиясе

«Сәләт» яшьләр дипломатиясе академиясе ул – яшьләрнең халыкара мөнәсәбәтләре өлкәсендәге башлангычларын куәтли, шул юнәлештә эш алымнарын өйрәтә торган программа. Бүген ул Татарстан Республикасының чит ил уку-укыту программаларында катнашучы 300-дән артык кешене берләштерә. Академия кысаларында 6 клуб – Европа Советы клубы, Ислам хезмәттәшлек оешмасы, Европа яшьләр парламенты, Берләшкән милләтләр оешмасы, БРИКС, икътисад дипломатиясе клублары һәм Дөньякүләм шейперлар берләшмәсе эшли. Уку-укыту юнәлешендә академия Татарстан Республикасы хакимиятенең «Алгарыш» программасы буенча чит илләрдә яшәп белем алучы яшьләр белән эш итә. 

Академиянең максаты – Татарстан Республикасы яшьләренең дөнья җәмәгатьчелеге белән күпкырлы хезмәттәшлек юлларын ачу, халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту, шул юнәлештә эш алып бару. 

Академиянең төп бурычлары:
 - Халыкара оешмалар һәм яшьләр оешмалары белән бәйләнешләр булдыру; 
- Әһәмиятле халыкара форумнар, саммитлар һәм конференцияләрдә Татарстан яшьләренең катнашуын оештыру;
 - Яшьләр дипломатиясен үстереп, Татарстан Республикасының социаль һәм тышкы икътисадка бәйле мәсьәләләрен хәл итү;
 - Иҗтимагый һәм кулланма дипломатияне үстерү;
 - Чит илләрдә Татарстан Республикасы һәм Республика яшьләренең уңай имиджын булдыру. 

Проектта яшь лидерлар – 14-30 яшьтәге Россия гражданнары һәм чит ил студентлары катнаша.
Җитәкчелек