Сәләт марафоны

Сәләт марафоны – сәләтле балалар һәм яшьләрне Сәләт проектлары, программаларына җәлеп итә торган мөһим проектларның берсе. Проект кысаларында «Сәләт» клубы активистлары кимендә айга бер-ике тапкыр Татарстан Республикасы районнарына, шәһәрләренә чыга һәм Сәләт оешмасының эшчәнлеге – проектлары, программалары, җәйге аланнары турында сөйли. Марафон укучыларга Сәләт эшчәнлеге белән якыннан танышырга, кызыксындырган сорауларын бирергә, зур дус командага кушылырга мөмкинлек бирә. 

Проектның максаты – Татарстан яшьләрен иҗади, интеллектуаль һәм рухи үсеш мөмкинлеге бирә торган Сәләт проектларына җәлеп итү.
Җитәкчелек