«Сәләт-Лекторий»

«Сәләт» Лекторие проекты кысаларында «Сәләт» яшьләре ай саен төрле өлкәдәге күренекле шәхесләр белән очраша. Очрашулар 3 төрле форматта үтә: лекцияләр, үсеш һәм уңышка ирешү тарихлары, кызыклы идеяләр белән уртаклашу рәвешендәге TED форматы конференцияләре. 

Лекция укырга танылган сәясәтчеләр, эшкуарлар, җәмәгать оешмалары лидерлары, галимнәр, укытучылар килә, бу форматта, гадәттә, тар темалар сайлана. 

 Уңышка ирешү тарихларын сөйләргә килгән күренекле шәхесләр үз тәҗрибәсе белән уртаклаша, тамашачыларда үсеш теләге тудыра, үз-үзләренә ышаныч уята.

 TED форматында үз идеяләрен җиткерергә, тормышка һәм җәмәгать проблемаларына карашы белән уртаклашырга теләүчеләр чыгыш ясый. 

 2014-нче елда эшли башлаган лекторийның максаты – мәктәп укучылары һәм студентларның дөньяга карашын киңәйтү.
Җитәкчелек