Ефәк Канат

«Ефәк Канат» — татар халкы мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксына торган сәләтле яшьләр өчен «Бабаларыбыз эзеннән» программасы кысаларында оештырылган халыкара проект.

Үз эшен 2004-нче елда башлаган бу проектның Чехия, Австрия, Алмания, Италия, Болгария, Австралиядә узган аланнарында бүгенге көнгә 500-дән артык кеше катнашты.

Проектның макстаты – татар халкы тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен үзләштерү аша яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен ачу, чит илләрдәге татарлар белән мөнәсәбәтләр урнаштыру, элемтәләрне ныгыту. 
Җитәкчелек