«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе

«Sanak-lab» – Сәләт йортында (Островский ур., 23) мәктәп укучылары өчен IT-юнәлешләр буенча ел әйләнәсе дәвам итүче кызыклы дәресләр ул.

Проектның максаты — Татарстан Республикасының һәм башка регионнарның сәләтле балалар һәм яшьләрнең IT-дисциплиналарда интеллектуаль һәм иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен мәйданчык булдыру.

«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясе — 2016 елдан бирле эшли торган һәм IT өлкәсендә сәләтле яшьләрне, яшь галимнәрне һәм фәнни эшлеклеләрне берләштерүче проект. Белем бирү эшчәнлеге 5-11 сыйныф укучылары өчен IT-дисциплина һәм инженер-конструкторлык юнәлешләре буенча ел дәвамында уздырыла. Лабораториянең белем бирү процессы Сәләт йортында (Островский, 23), 3 күчмә сессиядә интенсив белем бирү программаларын (үткәрү базасы - «Фәнсар» үзәге) һәм 5-9 сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча республика олимпиадасы үткәрүне үз эченә ала. «Sanak-lab» лабораториясе кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча дисциплиналар тәкъдим ителгән:

· Web-разработка

· Системалы администралаштыру

· 3d-модельләштерү

· Python телендә программалаштыру нигезләре

· Олимпиада программалаштыруы

· График дизайн

· Схемотехника

· Информатика буенча БДИга әзерләнү

· Видеомонтаж

· Фотосәнгать

Уку программасын республиканың иң яхшы студентлары, һәм аспирантлары алып бара.

Проект катнашучылары: 5-11 сыйныф укучылары, укытучылар — аспирантлар, студентлар.


Җитәкчелек