«Гармония» психология үзәге

«Гармония» психология  үзәге «Сәләт»леләрнең  социаль-психологик сорауларына җавап табу белән шөгыльләнә һәм түбәндәгеләрне башкара:

-  сәләтле балаларның әйләнә-тирәдәге мохиткә социаль-психологик яктан яраклашуы;

-  сәләтле шәхес өчен уңайлы булган үзенчәлекле аралашу һәм иҗат итү җирлеген формалаштыру; 

-  шәхеснең иҗади-интеллектуаль потенциалын күреп алу һәм үстерү.

«Гармония» психология  үзәге эше берничә юнәлештә башкарыла:

-  «Фәнсар» мәктәбе уку-укыту процессының психологик ягын җитәкли: классик һәм үзенчәлекле методикалар нигезендә  балалар өчен танып белү, шәхси, социаль диагностика, төркемнәрдә консультацияләр үткәрү, психологик ярдәм күрсәтү, төрле өлкәләрдә ясаган хаталарны төзәтергә булышу;

-  «Сәләт»нең җәйге сменаларында психологик ярдәм күрсәтү, уңай атмосфера тудыру;

-  остаханәләр һәм тренинглар уздыру;

-  сәлкешләр һәм әйдаманнар белән лидерлык һәм оештыру сәләтен формалаштыру һәм ел дәвамында шуның өстендә эшләү. Әлеге үзәк балаларга  өлкәннәр, гаилә әгъзалары белән мөнәсәбәтләрен җайга салырга ярдәм итә.

Җитәкчелек