Сәләт активы мәктәбе

Катнашучылар: «Сәләт» проектларында катнашучы студентлар һәм мәктәп укучылары.

Проектның төп максаты – сәләтчеләрне җәйге аланнар, форум, фестивальләр, Сәләт берләшмәсендә, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә һәм башка мәйданчыкларда уздырылучы чараларга катнаштыру.

Бурычлары:

- Талантлы студентларның инициативаларын ачыклау һәм хуплау.

- Студентларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру, төрле эшчәнлек төрләрендә студентларның төрле яктан сәләтләрен һәм мәнфәгатьләрен үстерүне тәэмин итә.

- Сәләт хәрәкәте кысаларында студентларны берләштерү өчен шартлар тудыру.

Актив мәктәбе һәр уку елы башында тормышка ашырыла, ул инде эшләп килүче «Сәләт» клубы проектларын башлап җибәрү белән туры килә. Катнашучылар туплау белән бергә Сәләт Йортында мастер-класслар башлана. Күчмә мәктәп Алексеевск районында «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә оештырыла. Мәктәпнең дәвамлыгы - 3 көн. Күчмә мәктәп «Сәләт» клубы кысаларында проектлаштыруда һәм актив эшчәнлек алып баруда кызыксынган студентлар өчен белем бирү характерына ия. Күчмә мәктәпнең икенче этабы булып Сәләт Йортында проектларны эшләп бетерү тора, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар «Сәләт» клубы кысаларында үз эшчәнлеген башлап җибәрә.



Җитәкчелек
  • Данис Мухаметзянов

    Сәләт клубы президенты