«Атлант» өстәл уеннары клубы

Өстәл уеннары интеллектны үстерә һәм характердагы мөһим сыйфатларны һәм тормыш күнекмәләрен  яхшыртырга булыша, бу, чыннан да, тормыштагы күп кенә очракларда файдалы була. Сабырлык, тәвәккәллек, мөстәкыйль карарлар кабул итү, шул ук вакытта җитезлек һәм алдан уйлап эшләү сыйфатлары. 

Проектның максаты:
-өстәл уеннары белән кызыксынучы балалар өчен махсус дәресләр аерым һәм уеннар буенча чемпионатлар уздырып, интеллектуаль уеннарны актуальләштерү һәм яшьләр арасында аларны популярлаштыру. 

Проектның бурычлары:
- яшьләр арасында өстәл уеннарын пропагандалау, системалы дәресләргә җәлеп итү;
- сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау. 

Шахмат: ике көндәш өчен 64 читлекле тактада махсус фигуралы өстәл логик уены. Шашка: ике уенчы өчен логик өстәл уены, ул билгеле бер рәвештә шашкаларны  такта күзәнәкләре буенча йөртү уены. Го: Борынгы Кытайда барлыкка килгән тирән стратегик эчтәлекле логик өстәл уены. Уенчыларның гомуми саны буенча-дөньяда иң киң таралган өстәл уеннарының берсе. Бөтендөнья интеллектуаль уеннарының биш төп дисциплинасы арасына керә. Монополия: ике һәм аннан да күбрәк кеше өчен икътисади һәм стратегик өстәл уены.

Әдип Әлмир кубогына IX шахмат турниры 

Турнир 2 этаптан гыйбарәт: онлайн һәм офлайн.
Онлайн этабы 2023 елның 16-нчы мартында lichess.org платформасын кулланып үткәрелә.
Аның нәтиҗәләре буенча иң шәп 60 уенчы билгеләнә – алар офлайн этабына уза.
Офлайн этабы 2023 елның 21-нче мартында Сәләт Йортында (Казан шәһәре, Островский урамы, 23-нче йорт) үткәрелә.
9:00 – катнашучыларны теркәү, 10:30 – турнир башлана.

НИГЕЗЛӘМӘ

Катнашу өчен гаризалар монда кабул ителә. 
Җитәкчелек
  • Алмаз Абдрахманов

    Проект җитәкчесе



    +79393115685