Сәләт Йортында кызу дебатлар! Кем җиңү яулады? ← кире кайтырга
Шушы һәм башка сорауларга ике караш: уңай һәм тискәре. Кем хаклы? Кем фикерен үтемлерәк җиткерә алыр?
«Безнең фикер» татар телендәге дебатлар лигасы кысаларындагы ICYF-ERC Беренче дебатлар чемпионатының финалы узды! 26-27 нче апрельдә командалар ярымфиналда көч сынашты. Катнашучылар бирелгән тема буенча ике позициягә аргументлар әзерләргә тиеш иде. Команданың һәрбер әгъзасына чыгыш өчен 2,5 минут вакыт бирелә.
3 нче апрельдә дебатларның финалы узды. Җиңүчеләр белән таныш булыйк!
1 нче урын — «Саба, Сарман, Теләче һәм Чирмешән районнары җыелма командасы».
2 нче урын — «Sabibo» командасы.
3 нче урын — «Раушан тавышы» командасы.
Моннан тыш, иң шәп спикерларыбызны да билгеләдек. Алар: Хәбил Сәхәбиев, Айгөл Шакирова, Әдилә Шакирова, Гөлүсә Арикеева. Алар Сәләтне дебатларның халыкара этабында тәкъдим итәчәкләр.
Котлыйбыз сезне!