Ватандашларны Сәләт аланнарына чакырабыз! кире кайтырга

Приглашаем соотечественников в лагеря Сәләт!

Игътибар! 2018 елда Сәләтнең җәйге профильле сменаларында катнашу өчен грант алуга чит илләрдә яшәүче ватандашлар арасындагы балалар һәм яшләр өчен үткәрелә торган Конкурс игълан ителә.

Сиңа 12-18 яшь? Син яки синең туганнарың тумышлары белән Татарстаннан, ә хәзерге вакытта сез чит илдә торасыз? Димәк, бу конкурс нәкъ менә синең өчен! Кояшлы җәйне Татарстан Республикасында үткәрү мөмкинлеген кулыңнан ычкындырма! Искиткеч матур шәһәр – Казан белән танышып, 18 көн буена Татарстанның һәм Россиянең сәләтле балалары белән бергә Сәләт оешмасының җәйге профильле сменаларының берсендә ял итә алачаксың. Сине онытылмас мизгелләр, кызыклы остаханәләр, спорт, мәдәни чаралар көтә! Шулай ук син Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән берничә мең үзең кебек сәләтле һәм кызыксынучан балалар җыелган Халыкара яшьләр уку-укыту форумында катнашу мөмкинлегенә ия булачаксың!

Конкурста катнаш һәм җәеңне үзеңнең тарихи ватаныңда кызыклы һәм файдалы итеп уздыр. Син безнең беләнме? Ул чакта, гариза тутырырга ашык!

 

Ул чакта, нигезләмәне өйрән, гаризаны тутыр, һәм киләсе сменаларда катнаш: 

- «Сәләт-Осталар бистәсе» (11-24 июнь); 
- «Сәләт-Раушан» (26 июнь-13 июль); 
- «Сәләт-Рухият» (24 июнь-9 июль); 
- «Сәләт-Яр Чаллы (24 июнь-9 июль); 
- «Сәләт-Биләр каласы» (27 июнь-10 июль); 
- «Сәләт-Санак» (13 июль-26 июль); 
- «Сәләт-Акбүре» (29 июль-11 август).