«Асылташ» мәктәбенең булачак 1 нче сыйныф укучылары өчен әзерлек курслары башлана! кире кайтырга

Стартуют курсы для будущих первоклассников школы Сәләт «Асылташ»!

«Асылташ» мәктәбенең булачак 1 нче сыйныф укучылары өчен әзерлек курслары башлана! Беренче дәрес инде 2 октябрьдә узачак.

 2022 елның май аена кадәр һәр шимбә 10:00-12:30 аралыгында балаларны мәктәпкә әзерләячәкбез!

 Курсларның максаты балаларны:

– социаль-психологик;

– эмоциональ һәм ихтыярый;

– физик;

– нейропсихологик яктан мәктәпкә әзерләү. Булачак 1 нче сыйныф укучыларын Сәләт дөньясы, «Асылташ» мәктәбе, сыйныфташлары белән таныштыру.

Курсларның структурасы:

2,5 сәгать бара торган комплекслы дәрес берничә өлештән тора:
- балаларның мәктәпкә әзерлеген үстерү, шул исәптән булачак беренче сыйныф укучысының күнекмәләрен үзләштерү буенча эш (уку, исәп, язу нигезләре һ. б.);
- иҗади мастер-класс (сынлы сәнгать/технология).

Һәр 10-15 минут саен динамик тәнәфесләр үткәрелә.

Дәресләр күп телле мохиттә уза. Укыту һәм аралашу татар һәм рус телләрендә бара. Дәресләрне «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучылары уздыра.

Курсның бәясе: аена 4000 сум (4 дәрес)

Укучыны:

- Казан үзәгендә  (К. Тинчурин урамы, 3 нче йорт) уңайлы шартларда белем алу

- «Асылташ» Сәләт мәктәбенең көчле һәм игътибарлы  укытучылары

- Өч телле мохит

- «Асылташ» мәктәбе һәм «Бәләкәч» клубы үткәргән чараларда катнашу мөмкинлеге көтә.

Элемтә өчен телефон:  89674655175 (Алия)