«Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсына старт бирелә! кире кайтырга

Стартует заявочный этап конкурса «Сәләткә нур булган йолдызлар»!

Иҗатка һәм Сәләткә гашыйкларны берләштерәбез. «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. 

Конкурс каләм тибрәтүче мәктәп укучылары һәм студентларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. «Сәләткә нур булган йолдызлар» 
түбәндәге яшь категорияләре арасында үткәрелә:

– 11-14 яшь;
– 15-18 яшь;
– 19-22 яшь.

Яшь авторлар чәчмә әсәр, шигърият, балалар әдәбияты, драматургия, публицистика номинацияләре буенча эшләрен җибәрә ала.

Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылган конкурс берничә этапта узачак:

1) 7 нче апрельгә кадәр яшь иҗатчылардан гаризалар кабул ителә.
2) Экспертлар катнашучыларның әсәрләре белән таныша, аларга бәя бирә.   
3) 22 нче апрельдә Сәләт Йортында конкурсның финалы үтәчәк. 

Конкурсның шартлары, номинацияләре белән НИГЕЗЛӘМӘдә таныша аласыз.