«Әйдаманнар ярышы - 2021» конкурсының читтән торып катнашу этабына старт бирәбез! кире кайтырга

Стартует заочный этап конкурса «Әйдаманнар ярышы -2021»!
Бу вакыйганы һәр әйдаман ел буе зарыгып көтте! Чөнки осталыкны, тәҗрибә һәм белемне сынап карарга вакыт җитте!

«Әйдаманнар ярышы - 2021» Республикакүләм әйдаманлык осталыгы конкурсының читтән торып катнашу этабына старт бирәбез!

Ярышта Сәләтнең җәйге аланнарында, күчмә мәктәпләрендә сәлкеш һәм әйдаман ролендә актив катнашкан, югары уку йортларында яисә урта махсус белем бирү йортларында укучы 17 яше тулган сәләтлеләр катнаша ала.

Ярыш ике этапта үткәрелә:
1 этап – катнашучыларны портфолиолар нигезендә сайлап алу;
2 этап – төп ярыш программасы.

Ярыш ике юнәлештә уздырыла:
- «Премьер-лига»да «Әйдаманнар мәктәбе»н узган, ким дигәндә 3 мәртәбә Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында яисә Сәләтнең җәйге профильле аланында кимендә 1 мәртәбә әйдаман булганнар яки Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында башҗитәк ролендә 3 тапкырдан артык катнашмаган сәләтчеләр катнаша.
- «Беренче лига»да «Әйдаманнар мәктәбе»н узмаган, Халыкара яшьләр уку-укыту «Сәләт» форумында иң күбе 1-2 мәртәбә әйдаман булганнар катнаша.

Калган мәгълүматны, төп этап программасын, бәяләү критерийларын нигезләмәне укып белә аласыз.