Сәләт балаларның телгә мөнәсәбәтен үзгәртә кире кайтырга

Сәләт меняет у детей отношение к языку
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе урынбасары Айгөл Вәлиуллина һәм VIII «Сәмрух» Ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясе җиңүчесе Алмаз Нигъмәтҗанов катнашты.

«Сәләтле Җәй» ял итү кампаниясе кысаларында, гадәттәгечә, профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы, XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены узачак.

«Сәләт үз заманында бер аланнан һәм 65 баладан башланды, ә быелгы җәйдә без инде аның 30 нчы сезонын башлыйбыз. Шушы вакыт эчендә Сәләт Россиянең һәм Татарстанның күп төбәкләрендә дәвам итә торган чын традициягә әйләнде», - дип сөйләде Айгөл Сабирова.

Шулай ук министр урынбасары Рәис Рөстәм Миңнехановның Сәләт үсешенә зур өлеш кертүен дә билгеләп үтте. «Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узган елда 100 дән артык проект гамәлгә ашырылды, шул исәптән Кырымда «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге, Сәләт «Асылташ» мәктәбе һәм «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексларында «Сәләт» сыйныфлары барлыкка килде, - дип билгеләде ул үз чыгышында.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, Сәләт күп дәрәҗәле мәдәни мохит тудыра, анда балалар татар теле белән таныша ала.

«Сәләт - балалар өчен татар телен өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек, дип саныйбыз. Җәйге аланнарга без аны белмәгән яшьләрне дә алабыз. Иң мөһиме - өйрәнү теләкләре булсын. Сәләт - балалар лагере гына түгел. Ул әле учак янындагы кичке сөйләшүләр, мәдәни чаралар, музыка - болар барысы да балаларның телгә мөнәсәбәтен үзгәртә, өйләренә алар яңа белемнәр белән кайта».

Шулай ук «Сәләт» яшьләр үзәге директоры бу елның яңалыклары белән дә уртаклашты. «Яңа сезонда без гамәлдәге аланнарның сыйфатын арттыруга басым ясадык һәм аларның программаларын яңарттык, ләкин яңалыклар да барлыкка килде: Чувашиядә «Сәләт-Батыр» үзәге ачылды, быел анда яңа 4 алан үтүе планлаштырыла, шулай ук «Аргамак» базасында да яңа «Сәләт-Мирас» сменасы узачак, ә төбәкара «Болгар-Туган тел» аланының икенче һәм Биләр Форумның алтынчы сменалары быел Россиянең «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә узачак.

«Безнең юлламаларга бәяләр республика буенча уртача. Алар өлешчә дәүләт тарафыннан субсидияләнә, өлешчә ата-аналар тарафыннан түләнә. Юлламага яшәү, туклану һәм балаларга бирелә торган продукция керә. Дәүләт тарафыннан тулысынча түләнелә торган юлламалар бар - мәсәлән, «Болгар-Туган тел» аланы һәм Биләр Форум. Быел кешбэк каралмаган, әмма юлламага чыгымнарның бер өлешен кире кайтарырга мөмкин булачак», - дип сөйләде Айгөл Габдрахманова.

«Сәләттәге уку-укыту программасы – ул дәресләр һәм остаханәләр генә түгел, ул, ә гомумән, Сәләт мохите. Коммуникацияләр, аралашу, музыка – болар барысы да программаның бер өлеше», - дип ассызыклады «Сәләт» мәгариф һәм уку-укыту технологияләре үзәге җитәкчесе урынбасары Айгөл Вәлиуллина.
Аның сүзләренчә, үзәкнең төп бурычы - сыйфатлы программа әзерләү, әлеге әзерлек көздән үк башлана. Һәр сменаның үз профиле бар, балалар үзләренә ошаганын сайлый ала. Уку-укыту программасы аланның профиле нигезендә әзерләнә.

«Сәләтле Җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700дән артык кеше катнаша.

«Минем Сәләттәге юлым 2021 елда башланды, ул вакытта мәктәптәге укытучым миңа Биләр Форумга барырга тәкъдим итте. Форумнан соң мин «Фэнсар» базасында узучы аланда ял иттем. Сәләт минем күңелемә керде, мин аның белән аерылышырга теләмәдем. Шуннан соң мин үземә бирегә ел саен әйләнеп кайтырга вәгъдә иттем. Шушы ике ел эчендә минем Сәләттәге актив эшчәнлегемнең нәтиҗәсе «Сәмрух» Ел премиясендә җиңү булды, - дип сөйләде журналистларга Алмаз Нигъмәтҗанов.

Ял итү кампаниясе кысаларында быел Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм Кырым базаларында 30 профильле смена узуы планлаштырылган. Аланнарда, 7 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак.

Кырымдагы «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә (Форос бистәсендә урнашкан) 4 җәйге смена үткәреләчәк. Алар 10 июньнән 16 августка кадәр узачак. Диңгез буенда узучы профильле сменалар Татарстан Республикасыннан, Россиянең башка төбәкләреннән 220шәр катнашучыны һәм чит илләрдән килгән ватандашларны берләштерәчәк.

Айгөл Габдрахманова сүзләренчә, Кырымда ялга ихтыяҗ арта. «Быел «Сәләт - Ак Барс» базасында узучы аланнарга бик күп гаризалар килде. Анда барлык куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлгән, ә саклау тәүлегенә 24 сәгать башкарыла. Шулай ук үзәк территориясендә даими рәвештә медицина персоналы һәм әйдаманнар кизү тора».

12 июньнән 26 июньгә кадәр Болгар шәһәрендә төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы узачак. Аланның программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән.
23 июньнән 11 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә XII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы яшьләр проекты Татарстан Республикасы районнарыннан 14 000 сәләтле баланы, остазларны, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандашларны берләштерәчәк.

Форум кысаларында төрле юнәлешләр һәм профильләр буенча алты смена үтәчәк. Белем бирү, мәдәни һәм спорт программалары уздырылу планлаштырыла. Татарстанның һәм Россиянең алдынгы белгечләре, музыкантлары, артистлары үз тәҗрибәләрен форум катнашучыларына җиткерәчәк.

Сменаларның үткәрелү вакыты:
ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла / Junior skills) 23 - 27 июнь
ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ (Творчество / Arts) 30 июнь - 5 июль
КАРЬЕРА ТЕХНОЛОГИЯЛӘРЕ БИЛӘР ФОРУМ (Карьерные технологии / Career Technology) 10 - 15 июль
МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ (Media) 19 - 25 июль
МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Информационные технологии / Information Technologies) 28 июль - 3 август
АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward) 7 - 11 август