Фәнни-гамәли конференциягә гаризалар кабул итәбез! кире кайтырга

Принимаем заявки на участие в научно-практической конференции!
М. И. Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбенең VII Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясенә гаризалар кабул итү кампаниясенә старт бирелде!

Ә, димәк, синнән кызыклы фәнни хезмәтләр көтеп калабыз!

Эшләрне 3 юнәлештә җибәрергә була:
1) Галәм, Җир шары һәм табигатькә караган фәннәр (физика, химия, биология, экология);
2️) Кеше һәм җәмгыять турындагы фәннәр (тарих, икътисад, социология, психология, татар теле һәм әдәбияты);
3️) Тасвирлау, модельләштерү фәннәре һәм гамәли фәннәр (семиотика, математика, информатика).

Фәнни эш 3 кешелек төркемнәрдә язылырга һәм тәкъдим ителергә мамкин.

Катнашырга теләүчеләргә 6 нчы апрельгә кадәр selet.biz сайтында гариза калдырырга кирәк. Нигезләмә белән МОНДА таныша аласыз.