«Сәләт - Аршан» аланы – җәйне диңгез буенда озату һәм яңа уку елына әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек кире кайтырга

Лагерь «Сәләт - Аршан» - прекрасная возможность провести лето на берегу моря и подготовиться к новому учебному году

Кичә «Сәләт» яшьләр үзәгенең Кырым Республикасы, Форос бистәсе, «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә үтүче өченче сменасы - «Сәләт - Аршан» аланы сәлкешләре юлга кузгалды. Лидерлык сыйфатларын үстерү һәм мәгълүмати технологияләрне өйрәнүгә багышланган сменада балаларны алдынгы белгечләр һәм кызыклы уку-укыту программасы көтә.

Аланның тарихы нинди? Ялның куркынычсыз узуында шикләргә урын бармы? Сәлкешләрне нинди программа көтә? Бу һәм башка сорауларга «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова һәм «Сәләт - Аршан» аланы директоры Камилла Галаутдинова җавап бирде.

Айгөл Габдрахманова: «Сәләт - Аршан» аланының үз традицияләре бар»

«Сәләт - Аршан» - Сәләтнең иң беренче, күптәнге аланнарының берсе. 1998 елдан башлап, ул Кара диңгез буенда Анапада һәм Туапседа үткәрелде, хәзер Кырымда Форос бистәсендәге өр-яңа «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә уза.

«Сәләт - Аршан» аланының бай тарихы гына түгел, ачылу дәвереннән башлап, бүгенге көнгә кадәр дәвам итүче үз традицияләре дә бар. Шуларның берсе - «Аршан моңы» дип аталган җыр фестивале. Смена дәвамында сәлкешләр, әйдаманнар үзләре җырлар һәм шигырьләр иҗат итеп, аларны тәкъдим итәләр һәм бәйгедә катнашалар. Әлеге иҗат җимешләрен әйдаманнар сәлкешләргә, сәлкешләр әйдаманнарга һәм гомумән Сәләткә багышлап иҗат итәләр. Җиңүчеләрне билгеләгәннән соң, аларны бер җыентыкка туплап баралар. Шул рәвешле Сәләтнең яңа җырлары туа.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры сүзләренчә, биредә һәр ял итүченең куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә.

Без куелган барлык таләпләргә һәм кагыйдәләргә яраклашабыз. Яңа базада зур, көчле команда тупланды. Безнең тәҗрибәле медицина хезмәткәрләребез дә, табиб һәм шәфкать туташларыбыз да, йөзү буенча махсус өйрәтелгән инструкторларыбыз да, пешекчеләребез дә бар, кыскасы, һәр өлкәдә үз эшләренең чын профессоналлары хезмәт куя. Шулай ук биредә эшләячәк әйдаманнарны да без аерым әзерлибез. Монда барлык куркынычсызлык таләпләре истә тотылган. «Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәгендә сәлкешләрнең уңайлы һәм куркынычсыз шартларда яшәве, укуы һәм ял итүе өчен барлык шартлар да тудырылган.

Шулай ук, Айгөл Габдрахманова яңа базадагы яшәү шартлары турында сөйләде.

«Сәләт – Ак Барс» яшьләр үзәге – заманча таләпләр белән эшләнгән, бик матур табигать кочагында, Кара диңгез буенда урнашкан база. Анда яшәү шартлары бик яхшы. Мәсәлән, һәр бүлмәдә 4 кеше тора һәм монда 2 юыну бүлмәсе, телевизор, балкон һәм кондиционер бар. Территориядә махсус уку бүлмәләре, зур футбол кыры, стритбол кыры, тренажер залы, воллейбол һәм теннис уйнар өчен барлык мөмкинлекләр бар. Кичке чараларда сәхнәгә караган вакытта, искиткеч матур таулар, ашханәдән Кара диңгез күренә. «Сәләт - Аршан» аланы – җәйне диңгез буенда озату һәм яңа уку елына әзерләнү өчен менә дигән мөмкинлек. Балаларга, һичшиксез, ошаячак.

Сменаның юнәлеше, катнашучылары һәм уку-укыту программасы белән «Сәләт - Аршан» аланы директоры Камилла Галаутдинова таныштырды.

«Сәләт - Аршан» аланы лидерлык сыйфатларын үстерү һәм мәгълүмати технологияләрне өйрәнүгә багышланган. Смена дәвамында сәлкешләр шәхси үсеш, проектлар белән идарә итү өлкәсендә белем ала, үз идеяләрен тормышка ашыру юлларын эзли, әлеге юнәлештәге заманча технологияләр белән таныша. Дәресләрне, остаханәләрне алдынгы белгечләр һәм остазлар алып барачак. Уку-укыту программасыннан тыш, сәлкешләр үзләрен спортта, кичке чараларда, интеллектуаль уеннарда сынап карый алачак.

«Сәләт - Аршан» аланында Татарстан, Башкортстан, Кырым, республикаларыннан, Пермь краенан, Саратов өлкәсеннән ел дәвамында үзләрен актив күрсәткән лидер сәлкешләр һәм «Tatar Hack» цифрлы карарлар эшләү бәйгесе җиңүчеләре катнаша.