VII «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре билгеле! кире кайтырга

Известны имена победителей VII Республиканской молодежной научно-практической конференции «Чтения Анвара Хайри»!

2016 елдан башлап, Алексеевск районы Биләр каласының «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

Конференция Биләр каласы тарихын фәнни өйрәнүгә һәм Биләрне дөньяга танытуга зур өлеш кертүче, татар дөньясы тарихында җуелмас эз калдыручы галим, сәлкешләрнең Дусты һәм Остазы Әнвәр Хәйри исемен мәңгеләштерү, фәнни, иҗтимагый эшчәнлек алып барган галимнең фәнни-практик эшләренә карата укучыларда кызыксыну уяту, яшьләргә һәм мәктәп укучыларына тарихи-археологик өлкәгә кагылышлы фәнни-практик эшләрендә ярдәм итү максатлары белән быел VII тапкыр үтте.

2-4 декабрь көннәрендә Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Арча, Аксубай, Нурлат, Алексеевск районнарыннан, Төркиядән килгән яшьләр «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Быел конференция беренче тапкыр өч көн дәвам итте. Фәнни эшләрен тәкъдим итүдән тыш, аның кысаларында укучылар һәм студентлар кызыклы уку-укыту программасында, кичке чараларда катнашты. Шулай ук аларның җитәкчеләре өчен дә файдалы дәресләр узды.

7-11 сыйныф укучылары һәм 1-4 курс студентлары түбәндәге темалар буенча эшләр тәкъдим итте:

1. «Бөек Биләр каласы: тарих, бүген һәм киләчәк»

2. Бөек Биләр тирәсендәге авыллар тарихы (тарихи язмалар, истәлекләр, риваятьләр)

3. «Әнвәр Хәйри мирасы»        

4. «Мин яратам сине, туган җирем» (мисал өчен, мәктәбең тарихы, авылың тарихы, яшәгән урамың тарихы һ.б.)      

5. «Гаиләм тарихы» (мисал өчен, минем шәҗәрәм, гаиләм белән бәйле булган истәлекләр)

6. Әнвәр Хәйринең «Шәһре Бану – Шәрбән кыйссасы» исемле китабы нигезендә язылган докладлар.

Белгечләр барлык катнашучылар арасыннан иң яхшы эшләр белән чыгыш ясаган 20 җиңүчене сайлап алды.

Менә алар - VII «Әнвәр Хәйри укулары» Республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләре:

Арпатлы Эмир

Арутюнян Милена

Архипова Аделина

Бәйрәмова Зәринә

Гайнетдинов Кәрим

Гарипов Ильяс

Гыйләҗиева Гүзәл

Голубева Арина

Зәйдуллин Илназ

Мәрданшина Амила

Мирзетҗанова Рилия

Мифтахова Айсылу

Мусина Камилә

Садриев Гадел

Федорова Валерия

Хәбибуллин Рамазан

Хаҗиева Чулпан

Хәмитова Самира

Хәсәнҗанова Айгөл

Шәйхиисламова Ләйлә

Шакирова Айсылу

Шәрәфиев Әмир

 

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз, барлык катнашучыларга фәнни эшчәнлекләрендә зурдан-зур уңышлар телибез!