«ЕЛ СӘЛКЕШЕ» НАРИМАН: «КИРӘК» ДИП КЕНӘ АЛАЙ БУЛДЫРЫП БУЛМЫЙ»

1 10.03.2021

Исеме: Нариман Вилданов

Туган көне: 05.08.2006

Туган җире: Әлмәт шәһәре

Яши: Казан

Укый: «Адымнар» полилингваль мәктәбенең 8 «Е» сыйныфында

Инстаграм аккаунты: @nariman.vildan_

«Сәләт» оешмасы беркөнне «Сәмрух» премияләрен таратты. «Ел сәлкеше» номинациясендә әлеге премиягә 8 сыйныф укучысы Нариман Вилданов лаек булды. Нариман ничә сум премия алган? Аны нәрсәгә тотачак? Премияне алу өчен ул нәрсәләр эшләгән? Үзеннән сораштык.

– Нариман, җиңгәнеңне белгәч, нинди хисләр кичердең?

– Җиңүченең кем икәнен, без – финалистлар сәхнәгә чыгып баскач гына әйттеләр. Җиңгәнемне белгәч бик шатландым, әле ул хисләр тамашачыга да тарала. Башта җиңгәнемә ышанып бетмәгән идем. Хәзер моны кабул иттем: ел дәвамында эшләнгән эшләр нәтиҗәсе икәнен аңлыйм.

– «Ел сәлкеше» булу ниләр эшләргә кирәк?

– Сәлкеш тирә-яктагы кешеләргә импульс җибәрә. Аның табигате шундый. «Кирәк», «тиеш» дип кенә алай булдырып булмый.

– Әлеге бәйгегә ничек әзерләндең?

– Әзерлек ел дәвамында барды. Төрле интеллектуаль, спорт, сәнгать, күңел ачу чараларында, фән олимпиадаларында, «Сәләт» проектларында актив катнаштым.

 Нинди бүләкләр бирделәр?

–  Бүләкләр бик кыйммәтле булды. Инглиз теле курсларында уку мөмкинлеге, татар театрларына чакыру билетлары, чүлмәк ясау остаханәсенә чакыру hәм акчалата премия тапшырылды. 

– Ул премияне нәрсәгә тотарга җыенасың?

– Премияне белем арттыруга, укуга тотачакмын.

– Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Быел баян буенча сәнгать мәктәбен тәмамлыйм, кызыл диплом аласым килә. Каратэ буенча «кара» билбауга кандидат мин, Россия чемпионы.

Автор: Зилә Сабитова
Тулырак: yalkyn.ru/news/bu-tema/el-slkeshe-nariman-kirk-dip-ken-alay-buldyryp-bulmyy


Исемлеккә күчү