«Сәләт мәктәбе» киләсе елга укырга керергә җыенучы балалар өчен әзерлек курслары ача

23.09.2020 (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының мәгариф һәм белем бирү үзәге җитәкчесе Диләрә Якубова 51нче мәктәп нигезендә аерым сыйныф форматында ачылган «Сәләт мәктәбе»нә киләсе уку елына әзерлек курслары алып барылуын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Дәүләт ярдәме белән тулы мәктәп оештырасыбыз килә. Хәзерге вакытта беренче сыйныфта 11 бала белем ала. Киләсе елга керергә җыенган балалар өчен әзерлек курслары алып барыла», — диде ул.

Диләрә Якубова «Сәләтнең» барлык уку-укыту программасына игътибар бирелүен әйтте. «Дәресләр, остаханәләр генә түгел, ул күпкырлы һәм тормышның барлык аспектларын үз эченә ала. Программага килгәндә, фәннәр дәүләт стандарты буенча укытыла. Төрле яклап өлгер балаларны үстерергә кирәк, дигән максат куйдык. Өстәмә дәресләр дә бар, вокал, бию, рәсем һ.б» — диде ул.

«Дәресләр татар һәм рус телләрендә уза. Һәр көнне тәнәфестә инглизчә уеннар уздырыла, инглиз теле фән буларак та өйрәтелә. Без барлык мөмикнлекләрне кулланып эшлибез. Уку процессы „Сәләт“ нең барлык базаларында үтә. Безнең мәктә барлык кешеләр өчен ачык», — диде «Сәләт» мәгариф үзәге җитәкчесе.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/science/23-09-2020/s-l-t-m-kt-be-kil-se-elga-ukyrga-kererg-yenuchy-b...

Исемлеккә күчү