«ВикиШкола Сэлэт» организует марафон статей в честь 75-летия Великой Победы

27.04.2020

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татар Википедиясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр турында мәкаләләр язу марафоны оештырыла. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Сәләт» клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов хәбәр итте.

«Бурычыбыз — халык арасында, беренче чиратта — яшьләрдә, Бөек Ватан сугышында катнашкан шәхесләр турында тарихи хәтер дәрәҗәсен күтәрү, татар телендә иң зур ирекле онлайн-энциклопедиядә — Татар Википедиясендә бу шәхесләр белән бәйле ачык мәгълүматны арттыру, үз халкының һәм туган төбәгенең тарихы белән кызыксынучы актив катнашучыларга ярдәм итү», — диде ул.

Марафонда Татар Википедиясендә (tt.wikipedia.org) теркәлгән 14-30 яшьлек һәркем катнаша ала. «Марафон өч этапта үткәрелә. 23 апрельдә старт бирелде, Татар Википедиясендә мәкаләләр язу һәм бастырып чыгару. Алар 20 — 25 май көннәрендә тикшереләчәк. Әлеге этапта жюри әгъзалары барлык язылган мәкаләләрне тикшереп, җиңүчеләр исемлеген төзи», — ди «Сәләт» президенты.

«Җиңүчеләрне бүләкләү IX Халыкара „Сәләт“ яшьләр уку-укыту форумы кысаларында үткәреләчәк. Марафон „Иң яхшы мөхәррир“ һәм „Иң яхшы автор“ номинацияләрендә үтәчәк. Катнашучының гаризасы Татар Википедиясендә Марафон битендә тутырылган таблицада һәм selet.biz сайтында тутырылган формада теркәлергә тиеш. Марафонга гаризалар бирү 2020 елның 20 маенда 23:59 сәгатьтә тәмамланачак», — ди ул.

Марафонда катнашу өчен Татар Википедиясендә түбәндәге төркемнәргә кергән мәкаләләргә төзәтмәләр кертергә яки яңа мәкалә язарга кирәк: Советлар Союзы каһарманнары, «Җиңү» ордены ияләре, Кызыл Байрак ордены ияләре; I, II, III дәрәҗә Суворов ордены ияләре; I, II, III дәрәҗә Кутузов ордены ияләре, Александр Невский ордены ияләре; I, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены ияләре, Кызыл Йолдыз ордены ияләре

Шулай ук әлеге исемлеккә «Шәхси батырлык өчен» ордены ияләре, «Батырлык өчен» медале ияләре, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале ияләре, Фронтта яшь килеш вафат булганнар (утыздан яшьрәкләр) да керә. Татар Википедиясендә марафон бите шушы сылтамада. Белешмәләр өчен телефон: (798-74) 05-18-84 — Хәбил Сәхәбиев, «Сәләт ВикиМәктәбе» проекты җитәкчесе.


Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/27-04-2020/b-ek-i-ne-75-ellygy-u-aennan-s-l-t-vikim-kt-be-m-kal-l-r-yazu-marafony-oeshtyra-5739129




Исемлеккә күчү