Как прошел СӘЛӘТ ҖЫЕНЫ ОНЛАЙН?

20.04.2020

“Сәләт җыены”нда 2020 елгы профиль сменаларына сайлап алынган, шулай ук “Сәләт” сайтында махсус гариза тутырган кешеләр катнашты. Әгәр чараны оештыруда 100 кеше катнашса, аны караучылар саны 9 меңнән арткан.

Әлеге җыен Биләрдәге чын форум кебек иде. Аерма тик шунда: барысы да виртуаль рәвештә барды. Җыен иртәнге зарядка, гимн җырлау, “Сәләт” әләмен күтәрүдән башланып китте. Хәзерге вакытта илдә үзизоляция чоры булса да, “сәләт”леләр җәйгә якты өметләр белән яши, җәйге сменалар, “Сәләт” форумнары гадәттәгечә узар дигән нияттә алар. Әлеге чара дәвамында быелгы “Сәләт” аланнары директорлары һәрберсе үз сменасы турында сөйләде. Хәзерге вакытта аларга гадәттәге режимда әзерлек бара икән. Быел “Сәләт” IX халыкара яшьләр уку-укыту форумы узачак. Гомумән алганда, ул 55 көн дәвам итәчәк. Анда 15 мең кеше катнашу көтелә.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов туры эфирда “Сәләт җыены онлайн” катнашучылары сорауларына җавап бирде. “Бу – бик шәп формат. “Сәләт” заманага карап шуның кадәр тиз яраклаша алуына бик шатмын. “Сәләт” илдә шундый онлайн-форумны беренче булып уздыра, дисәм дә, ялгыш булмас. Бу “Сәләт”нең чын йөзен күрсәтә һәм башка оешмалардан аерып тора. Сез – шәп, без сезне яратабыз”, – ди министр.

Кулинар мастер-классларга да урын табылды онлайн-җыенда: биредә  “Сәләт” яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова өчпочмак пешерде. Кичке ашка исә EDUabroad.pro проекты авторы Алинә Садриева туры эфир аша кыстыбый пешерергә өйрәтте.

Бу көнне “Сәләт” бөтен дөньяны берләштерде. Канада, АКШ, Австралия, Австрия, Испания, Төркиядән турыдан-туры тоташтырулар шуның турында сөйли. “Сәләт кичләре” шагыйрьләр баттлы исә шигырь сөючеләрне үзенә җыйды. Әйдаманнар, сәлкешләр Габдулла Тукай, Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен укыды. Параллель рәвештә шахмат буенча онлайн-турнирда катнашты. Шулай ук интеллектуаль чара да узды.

“Сәләт җыены онлайн” “фатирник” форматындагы концерт белән тәмамланды. Анда музыкант, җырчы, композитор AYGYUL (Вена), Илназ Сафиуллин, «The Cheeklaweek» музыкаль коллективы авторы һәм җитәкчесе Зәринә Вилданов чыгыш ясады.


Чыганак: Ялкын (http://yalkyn.ru/news/belmi-kalma/slt-onlayn-yeny-nichek-uzdy)

Автор: Алинә Минневәлиева


Исемлеккә күчү