Премия «СӘМРУХ»: кто победил?

20.02.2020

2015 елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны һәм «Сәләт»Клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. Димәк, быел әлеге чараның биш еллык юбилее дигән сүз! Шул сәбәпле  ул 19 февраль көнне масштаблы рәвештә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә уздырылды.

Премиянең максаты исә – «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы балаларны һәм яшьләрне бүләкләү, «Сәләт» активистларының, партнёрларының, «Сәләт»проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә тиешле бәя бирү! 

– «Сәмрух» премиясенә әзерлек җәй тәмамлануга башланып китә. Көзен исә сайлап алу этаплары уза. Шулай итеп тантананың үзе турында да уйлана башлыйбыз: кемне чакырырга? Кунакларны, «Сәләт»леләрне ничек шаккаттырырга?.. Фәлсәфи яктан әйтсәк, әлбәттә, ел буе әзерләнәбез, чөнки бу – «Сәләт» өчен елның кульминацион ноктасы, нәтиҗәләр ясау вакыты, – ди әлеге чара турында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Премия исә, югарыда әйтелгәнчә, көз көне башланып киткән этапларда уза. Беренче баскыч – гаризалар кабул итү булса, икенчесендә катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алганнар. Искәртеп узарга кирәк, быел әлеге бәйгегә 300 гаризаның бары тик 50се генә үтә һәм алар арасыннан янәдән иң-иңнәре генә “иләк аша” киләсе этапларга уза... Өченче этапка килсәк – ул катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу. Дүртенче, соңгы баскыч – бүләкләү тантанасы...

Шуны әйтергә кирәк, «Сәмрух-2019» ел премиясе югары дәрәҗәдә, «Сәләт»кә генә хас җылы мохиттә узды. Монда, әлбәттә, алып баручыларның  ролен ассызыклап узарга кирәк. Кабатланмас  тавыш һәм дикция иясе, жрналист, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм сүзгә кесәгә кермәүче “Татар радио”сы алып баручысы Рамил Шәрәфиев үз эшләренең осталары икәнлеген  тагын бер кат исбатладылар.

Биредә шулай ук дәртле җырлар, фәлсәфи биюләр, катлы-катлы котлау, рәхмәт сүзләре һәм, әлбәттә, кабатланмас хис-кичерешләр... барысы да  бер флаконда иде!  Мәсәлән, Элмир Низамов чыгышын мисал итеп алыйк. Биредә профессиональ дәрәҗәдәге җыр-моң  символик мәгънәгә ия, башта очынып торучы, азактан зур экраннарга “күчкән”  кызыл тукыма, һичшиксез, игътибарны үзенә җәлеп итә. Ирекле иҗат итүне, сәләтне төрлечә күрсәтеп булуны янәдән исбатлый ул. «Сәләт»нең үз җырлары да шулай ук мактауга лаек: һәрбер аланга, клубка, форумга багышланган өр-яңа текә хитлар! Афәрин!

«Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов әлеге зур тантана артында никадәр  көч, тырышлык һәм бердәмлек ятуын да искәртеп узды.

– Традиция буенча без бишенче тапкыр иң акыллыларны, җитезләрне билгелибез. Шуңа күрә дә тантананың иң мөһим өлеше – ул меңнәр арасыннан ел буе «Сәләт»не үстерү өчен зур тырышлык куйган сигез бөртекне сайлап алу. Аккош оясында аккош туа, диләр. Әти-әниләргә шундый зирәк балалар биргәннәре өчен рәхмәт, - ди Әдип Әлмир.

Быел исә сигез төп номинациядән тыш «Форум башҗитәге» дип исемләнгән яңа юнәлеш тә барлыкка килгән. «Бу номинациягә иллеләп кеше урын тотты. Әмма ул кеше үрнәк, яхшы абый һәм үз эшенең остасы булырга тиеш иде. Аның исеме – Рәфис Хәлилов», – дип җиңүчене игълан итте «Сәләт»нең унынчы президенты Игорь Смирнов.

Җиңүчеләргә дипломнар, «Сәләт» партнерларыннан истәлекле бүләкләр һәм fund.selet.biz краудфандинг платформасында тупланган акчалата призлар тапшырылды.

Менә ул Әдип Әлмир әйткән “сигез бөртек”:

«Ел сәлкеше» – Рәлинә Фаварисова;

«Ел әйдаманы» – Гөлназ Гатина;

«Ел өлкән әйдаманы» – Зәринә Хәлилова;

«Ел директоры» – Алсу Ганеева;

 «Ел кулдашлары» – Әдилә Камалова һәм Илнур Зиннәтов;

«Ел клубы» – «Сәләт-Яшел Үзән» клубы;

«Ел аланы» – «Сәләт Яр Чаллы» аланы;

«Сәләт җырлый» – «Сәләт дөньясы» җыры (Автор башкаручы: Миләүшә Гомәрова).


Чыганак: «Ялкын»

Автор: Илүзә Касыймова


Исемлеккә күчү