Вручение премии «Сэмрух-2019»

10.02.2020

«Татар-информ» агентлыгында «Сәмрух-2019» премиясен тапшыруга һәм 2020 елның җәендә оештырылачак чараларга багышланган матбугат конференциясе булды.

Чарада республика яшьләр эшләре министрлыгы,  «Сәләт» яшьләр үзәге вәкилләре, «Сәмрух -2019» премиясе лауреатлары катнашты. Премияләр 19 февральдә Пирамида комплексында 8 номинациядә сәләтле балаларга  һәм талантлы яшьләргә тапшырылачак.  Премияне Татарстан хөкүмәте ярдәмендә яшьләрнең Сәләт иҗтимагый фонды булдырды, быел ул бишенче тапкыр биреләчәк. Быел премиягә лаек булучылар саны 300гә җитте. Җиңүчеләр арасында Казан шәһәре, Яшел Үзән, Аксубай, Тукай, Саба, Азнакай, Спасс, Лаеш, Питрәч, Әлки, Балык бистәсе, Түбән Кама, Буа, Сарман районнары, шулай ук Самара өлкәсе вәкилләре бар.


ВИДЕОГА СЫЛТАМА: https://trt-tv.ru/tat/ya-alyklar/s-mruh-2019-premiyasen-tapshyru/


Исемлеккә күчү