Самые лучшие были удостоены денежной премии

Самые лучшие были удостоены денежной премии 11.03.2019

Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында «Сәмрух-2018» премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан тормышка ашырылган әлеге чара беренче мәртәбә 2015 елда үткәрелде. «Сәләт» берләшмәсенең 25 еллыгына багышланган быелгы бәйрәм тантанасына килгән сәләтлеләр ел дәвамында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясады. Хәрәкәттә катнашучы иң активлар хезмәтенә югары бәя бирелде.

«Сәмрух» премиясенең үзенчәлеге шунда: җиңүчеләрне бүләкләү fund.selet.biz сайты аша тупланган бүләкләү фонды һәм иганәчеләр ярдәме белән үткәрелә.

Быел премиягә 700 гә якын кеше дәгъва кылган. Казан, Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Аксубай, Тукай, Саба, Азнакай районнары, Самара өлкәсе сәләтлеләре 8 номинациядә көч сынашкан. Шунысы игътибарга лаек: «Ел кулдашлары» номинациясендә педагогик ситуацияләрне хәл итү мәсьәләләре каралган, әйдаманнар катлаулы хәлләрдә балалар белән эшләү күнекмәләрен күрсәткән.

Ландыш НӘСЫЙХОВА


Исемлеккә күчү