Кто стал обладателем премии «Cамрух-2020»?

Кто стал обладателем премии «Cамрух-2020»? 09.03.2021
«Сәләт» дөньясында иң көтеп алынган тантана узды. Ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдәманы һәм сәлкеше билгеле булды. Алай гына да түгел, «Сәмрух-2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясендә 13 номинация җиңүчеләре игълан ителде.

2015 елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, «Сәләт» клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә премия тапшыру тантанасы узды.
Быел катнашучылардан барлыгы 90 гариза кабул ителгән, шуларның 70ен сайлап, 64 кеше финалга үткән. Номинацияләргә килгәндә исә, быел алар 13 иде. Шулар арасында «Ел инициативасы» дигән өр-яңа номинация дә өстәлгән. Анда төбәк «Сәләт» клублары һәм «Сәләт активы» мәктәбе проектлары бәяләнгән. Әлеге номинациядә Рената Шәрипова һәм аның «Челтәр» медиа мәктәбе проекты җиңү яулады.

«Сәләт» берләшмәсе үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен махсус «Сәләт стипендиясе» белән Ләйсән Зәйнуллина һәм Аяз Хәнәфин бүләкләнде.
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова 2020 елның «Сәләт» өчен бик бай һәм уңышлы ел булуын әйтте.

Быел «Ел әйдәманы» – Зөлфия Хәсәнова, «Ел өлкән әйдәманы» – Диләрә Хаева, «Ел директоры» – Аяз Хәнәфин, «Ел кулдашлары» – Айгөл Шакирова һәм Данияр Галиев, «Ел клубы – «Сәләт-Түбән Кама», «Ел сәлкеше» Нариман Вилданов булды.
Ел дәвамында әзерлек, смена барышындагы тырыш хезмәт, балаларның шат йөзләренең нәтиҗәсе буларак «Ел аланы» номинациясендә җиңүне «Сәләт-Саба» аланы яулады.
«Сәләт җырлый» номинациясендә Динә Вәлиеваның «Рухи йөрәк» җыры иң лаеклысы итеп табылды. Җиңүчеләргә дипломнар, «Сәләт» партнерларыннан истәлекле бүләкләр һәм fund.selet.biz краудфандинг платформасында тупланган акчалата призлар тапшырылды.
«Форум башҗитәге ул – беренче чиратта, җыючы, ныгытучы һәм үз эшенең остасы. Ел башҗитәге турында сөйләсәк, ул – һәрвакыт үсешкә омтылучы, үз үрнәгендә үстерүче һәм шул ук вакытта үзеннән олырак остазлардан үрнәк алып үсүче. Бу елгы җиңүчедә, әлбәттә, бу сыйфатлар бар», – дип «Форум башҗитәге» номинациясе җиңүчесен игълан итте «Сәләт»нең унынчы президенты Игорь Смирнов. Быел исә бу исемгә Лилия Әкбәрова лаек булды.

«Ел партнеры» номинациясендә «Азнакай» санаторий-профилакторие һәм аның баш табибы Рөстәм Дәүләтшин, Россиянең мактаулы энергетигы, «Ильфа» ҖЧҖ директоры Фәнир Галимов
бүләкләнде.
«Ел остазы» исеме быел Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимовага бирелде.
«Сәмрух-2020» ел премиясе «Сәләт»кә генә хас җылы мохиттә узды. Дәртле җырлар, ихлас котлаулар, рәхмәт сүзләре, кабатланмас хис-кичерешләр… барысы да әлеге кичәдә иде.
«Сәләт» мохитендә бер-беребезне тоя белү – көч, дәрт, куәт бирә торган зур энергия. Кемдер, минем өчен «Сәләт» ул – яшәү рәвеше, дип әйтә, минем өчен ул – фикерләү рәвеше. Менә шул бердәмлектә, традицияләрдә, яңарышка омтылышта чын «Сәләт» тибрәнә», – диде Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Автор: Ләйсән САФИНА
Подробнее: https://vatantat.ru/2021/02/47743/


Возврат к списку